Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәясәт белгече Руслан Айсинга ике җинаять эше ачылган


Руслан Айсин
Руслан Айсин

Руслан Айсин хәзерге вакытта Төркиядә яши.

Айсинга ике җинаять эше ачылуы турында Mash Iptash телеграм каналы яза.

Аны язмаларына "ят агент" статусы тамгасын куймауда һәм нацизмны аклауда гаеплиләр.

Узган елның октябрендә Айсинга "ят агент" тамгасы куймавы өчен 40 мең сум штраф салганнар иде. Руслан үзе "ят агентлар" турында канун сүз иреге, тел иреге, вөҗдан ирегенә каршы килә, дип саный.

  • Руслан Айсин – бәйсез сәясәт белгече, милли хәрәкәт активисты. 2008-2012 елларда Дөнья татар яшьләре форумын җитәкләде. Хәзерге вакытта ул Төркиядә яши. Даими сәясәт турында сөйли, яза.
  • Узган елның 23 мартында Русия Юстиция министрлыгы аны "ят агент"лар исемлегенә кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG