Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпия комитеты Русиянең 12 спортчысын Париждагы Олимпиадага үткәрде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әмма аларга Олимпиада ачылышында катнашу тыелачак. Олимпиада-2024 Парижда 26 июльдән 11 августка кадәр үтәчәк.

2024 елда Парижда узасы Олимпиадага Русиянең 12 спортчысын үткәргәннәр. Алар уеннарда нейтраль статус белән катнаша алачак. Бу хакта Халыкара олимпия комитетында (ХОК) белдерделәр.

ХОК фаразларынча, тагын 36 русиялене үткәрергә мөмкиннәр. Олимпиадада иң күп дигәндә Русиядән 54 спортчы катнаша ала.

Беларус спортчыларына да Олимпия уеннарында катнашуга чикләүләр бар. Әлегә Беларустан җиде кешене үткәргәннәр, тагын 22 атлет сайлап алынырга мөмкин. Олимпия уеннарында Беларустан күп дигәндә 28 кеше катнаша алачак.

Русия белән Беларусне тәкъдим итүче спортчыларга Олимпиада ачылышында катнашу тыелачак. Ябылу тантанасында катнашу мәсьәләсенә карарын ХОК соңрак кабул итәчәк.

Шулай ук ХОК русияләр һәм беларусларның нейтраль статуста нинди байрак белән чыгыш ясаячагын күрсәтте һәм бу очрак өчен махсус гимн да чыгарганнар, аның сүзләре юк.

Русия һәм Беларус спортчылары җиңеп алган медальләр Олимпия уеннарының гомуми таблицасында исәпкә алынмаячак.

  • 2023 елның декабрендә Халыкара олимпия комитеты Русия һәм Беларус спортыларына 2024 елда Парижда узачак Олимпия уеннарында нейтраль статуста (байраксыз һәм гимнсыз) һәм бары тик спортның мөстәкыйль төрләрендә генә катнашырга рөхсәт итте. Олимпиадада такымнар катнаша алмаячак. Шулай ук Украинадагы сугышны хуплап чыгыш ясаган, Русия яки Беларус кораллы көчләре белән контракт төзегәннәргә дә катнашу тыела.
  • Олимпиада-2024 Парижда 26 июльдән 11 августка кадәр үтәчәк. ХОК искәртүенчә, Токиода 2020 елда узарга тиеш булса да, коронавирус аркасында 2021 елга күчерелгән Олимпия уеннарында Русиядән 330 спортчы катнашкан. Ул чакта да Русия спортчылары допинг белән бәйле җәнҗал аркасында нейтраль статуста катнашкан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG