Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Danone"ның Русиядәге ширкәтен Татарстанның "Вамин"ы һәм Рамзан Кадыровның туганнан туган энесе бүлешәчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар аны 50шәр процент түләп, тигез итеп бүлеп сатып ала диелә.

Health & Nutrition ширкәтен (элек "Danone Русия" дип атала иде, ул - Франциянең Danone корпорациясенең элекке бүлекчәсе) Русия инвесторларына сату турында килешкәннәр. Бу хакта ширкәткә якын чыганагына сылтама белән "Ведомости" яза.

Чыганак әйтүенчә, аны әзер сөт ризыклары җитештерүче "Вамин Татарстан" оешмасы һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның туганнан туган энесе Якуб Закриев сатып алырга тели.

Басма чыганагы әйтүенчә, алар тигез итеп 50 процентка 50 процент түләп сатып алачак. Бу мәсьәлә инде хәл ителгән, әмма "кәгазьдә генә, ягъни рәсми рәвештә ширкәтне икегә бүлүләре икеле", ди искәрткән ул.

Закриев Health & Nutrition белән 2023 елның июленнән 2024 елның 13 мартына кадәр идарә итте. Ширкәт Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Росимуществога вакытлы идарәгә бирелгән иде.

  • Danone — сөт продуктлары һәм башка төрле азык-төлек җитештерә торган танылган француз җитештерүчесе. Ул дөньяның 140тан артык илендә эшли. Русиягә Danone 1992 елда килгән иде.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиядә 1200дән артык оешма эшчәнлеген туктатты, аларның 500дән артыгы илдән тулысынча китте. "Важные истории" басмасы санап чыгаруынча, бу Русиядә сугышка кадәр эшләгән чит ил оешмаларының 20 проценты кадәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG