Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Крокус Сити Холл"да һөҗүмдә кимендә 133 кеше һәлак булган


23 март, "Крокус Сити Холл" яны
23 март, "Крокус Сити Холл" яны

Бу сан әле үсә ала диелә.

22 март көнендә Мәскәү өлкәсенең "Крокус Сити Холл" концерт залына һөҗүмдә соңгы мәгълүматка күрә кимендә 133 кеше һәлак булган. Бу хакта Русия Тикшерү комитеты хәбәр итте. Бу сан әле үсә ала, дип кисәтте оешма.

Шимбә иртәсендә һәлак булучылар саны башта 60, соңрак 93, аннары 115 дип хәбәр ителгән иде. Эзләү эшләре әле бара, шуңа үлүчеләр саны да арта.

Мәскәү өлкәсе сәламәтлек министрлыгы хәзерге вакытта хастаханәдә булган 145 кеше исемлеген чыгарган. Алар арасында 7-12 яшь арасында кимендә 6 бала бар. 9 кешенең авыр хәлдә булуы әйтелә.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә хастаханәләрдә 99 кеше булуын хәбәр итә.

Кайбер Русия рәсмиләре (алар арасында Федерация Шурасы сенаторы Виктор Бондарев) терактта Украинаны гаепләде. Алар моны Украина тарафыннан "теракт һәм диверсия" дип атады. Украина һөҗүмгә катнашны кире какты. Украина тышкы эшләр министрлыгы бу гаепләүләрне Украинага каршы "Русия ватандашлары өчен мобилизацияне көчәйтү өчен шартлар" дип атады.

The New York Times һәм CBS News чыганаклары хәбәр иткәнчә, АКШ бу теракт өчен ИГИЛ-К (Вилаят Хорасан) төркемен җаваплы булуын саный. Бу ИГИЛның Әфганстандагы бүлекчәсе.

Владимир Путин фаҗига уңаеннан халыкка әлегә мөрәҗәгать итмәде. РИА Новости төнлә аның чыгыш ясаячагын игълан итте, ләкин бераздан бу хәбәрне "техник хата" дип атады. Төнлә Путин вице-премьер Татьяна Голикова аша барлык зыян күрүчеләргә сәламәтлек теләгән һәм табибларга рәхмәтен белдергән.

22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концерт залында "Пикник" рок-төркеме концерты алдыннан атыш башланды. Урыннан таралган видеоларда камуфляж киемдә кешеләрнең ут ачуы күренде. Бинада шартлау һәм янгын булды.

Ике атна элек АКШ илчелеге Мәскәүдә терактлар ихтималы бар дип кисәткән иде. Өч көн элек Владимир Путин моны "шантаж" дип атады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG