Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амурдагы шахтага тау токымнары белән боз тулган — анда бер атна буе эшчеләрне таба алмыйлар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Амур өлкәсендә ишелгән шахта җимерекләре астында  Башкортстанның биш вахтачысы да калган дип хәбәр ителде.

Амур өлкәсендәге шахтага ишелеп төшкән тау токымнары һәм боз тулган, андагы җимереклекләр астыннан инде бер ватна буе 13 эшчене чыгарырга тырышалар. Шахтачылар белән элемтә әле дә юк. Бу хакта ТАСС җиткерде.

Шахта эшчеләре соңгы тапкыр булган урыннан югарыдарак тау токымнары һәм боз ишелгән диелә.

Элегрәк төбәк губернаторы Василий Орлов мәгъдәнлектә коткару операциясе дәвам итә, дип язды. Аның әйтүенчә күзләү өчен скважиналар бораулыйлар, куәтле суырткыч белән георадар корып куймакчы булалар, бу җиһазлар 27 мартта килер дип көтелә.

Берничә көн элек, 21 мартта, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Амурдагы бүлекчәсе шахтачылар исән дип өмет белдергән иде, дип яза Сибирь.Реалии. Алар 125 метр тирәнлектә диелә. Эшчеләр янына кадәр тишек бораулау өчен өч көнләп вакыт кирәк булачак. Шахта җимереклекләре астында калган бөтен эшчеләр дә монда вахта белән башка төбәкләрдән килеп эшләгән.

Шулай ук алданрак "Башинформ" Амур өлкәсендә ишелгән шахта җимерекләре астында Башкортстанның биш вахтачысы да калган дип язган иде.

"Башинформ" язуынча, алар Э.Р. Вәлиханов, О.М. Симонов, В.О. Николаев, Р.Р. Шәрипов һәм Ю.А. Марков калган була ала. Биш кешенең дүртесе - Сибайдан, берсе - Учалыдан, 31-48 яшьлек ирләрнең барысы да машинист булып эшләгән.

Шахта җимерелгәч җинаять эше ачылды. Бүген, 25 мартта, мәгъдәнлекнең мөдире Алексей Бирюковның тоткарлануы хәбәр ителде. Аны эштәге иминлек кагыйдәләрен бозуда шикләнәләр.

  • "Пионер" мәгъдәнлегендә тау токымнары 18 мартта җимерелде. Бу Русиядә алтын чыгаручы иң зур оешмаларның берсе. Коткару операциясендә илнең берничә төбәгеннән белгечләр катнаша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG