Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда сәүдә үзәгенә шартлаткыч куелуы турында ялган хәбәр бирүдә шикләнелеп Татарстаннан студент тоткарланган


"Лондон Молл"га шартлаткыч куелуы турында хәбәр 24 март кичендә чыкты.

Петербурдагы "Лондон Молл" сәүдә үзәгенә шартлаткыч куелуын белдергән кеше - Петербурның политехник университетында укучы 19 яшьлек егет булып чыккан, ул үзе Татарстанның Чаллы шәһәреннән.

Бу хакта куәт оешмаларына якын дип саналучы "Фонтанка" басмасы хәбәр итә.

"Лондон Молл"га шартлаткыч куелуы турында хәбәр 24 март кичендә чыкты. Тиздән андагы кешеләрне һәм эшләүчеләрне эвакуацияләделәр. Гадәттән тыш хәл булган урынга ашыгыч хезмәтләр килде, алар сәүдә үзәген уратып алды. Сәүдә үзәге бары тик өч сәгатьтән соң гына ачылды. "Террорчылык турында ялган хәбәр бирү" турында җинаять эше ачылды.

Шикләнелүчене тоткарлаганнар һәм вакытлыча тоту изоляторына җибәргәннәр. Хәзер ул үзенә чикләү чарасы билгеләүләрен көтә.

  • Якшәмбе, 24 мартта Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе "Крокус Сити Холл" концертлар залында теракт оештыруда шикләнелгән кешеләрне ике айга сак астына алды. Далержон Мирзоев, Рачабализода Муродали (Саидакрами Рачабализода дип тә әйтәләр), Мөхәммәтсобир Файзов һәм Шамсидин Фаридунига гомерлек төрмә яный. Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә узды.
  • 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде. Атыш барышында шулай янгын башлана.
  • Рәсми хәбәрләргә күрә атыш һәм янгында 137 кеше һәлак булды, аларның өчесе балалар. 182 кеше җәрәхәтләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG