Яңа уку елында Татарстанда 51,6 мең бала беренче сыйныфка укырга керергә тиеш. Бу узган ел белән чагыштырганда 7,2 процентка азрак, ул чакта беренче сыйныфка баручы балалар саны 55,3 мең булган. Әлеге мәгълүматны "Бизнес Online"-га республиканың мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә әйткәннәр.
2024-2025 уку елында Татарстан башкаласы Казанда мәктәпкә тәүге тапкыр баручы балалар саны 18,8 мең булыр дип көтелә. Бу былтыргыдан ике мең кешегә азрак, ул чакта 20,8 мең бала беренче сыйныфка барган.
Моңа кадәр түрәләрнең беренче тапкыр мәктәпкә баручы укучылар санының кимүенә зарланганы булмады. Һәрхәлдә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы республикада биш ел эчендә беренче сыйныф укучыларының саны җиде меңгә артты, иң зур арту Питрәч һәм Әлмәт районнарында теркәлде дип хисап биргән иде.
- Татарстанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсе турында күп сөйләнә. Әйтик, былтыр августта Казан мэры Илсур Метшин да мәктәпләр саны җитмәвен әйтте. Соңгы биш елда республика башкаласында 16 яңа мәктәп һәм өстәмә корпуслар төзелгән. "Әмма бу бөтен баланы да парталар артына утырту өчен көчкә җитә. Шулай да бер бала да урынсыз калмады", дип искәртте ул.
- Татарстанда аеруча Казан тирәсендә мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк. Бу исә шәһәрнең ике еллык бюджетына тиң.
- Укытучылар җитмәү проблемы да бар. Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми дигән иде. "Иң күп буш вакансияләр математика, урыс теле, физика, чит телләр, башлангыч сыйныф укытучыларына саклана", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум