Accessibility links

Татьяна Москалькова: "Тоткарланучыларны җәфалау ярамый"


Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" концертлар залында теракт оештыруда шикләнелеп тоткарланучылар кыйналган иде. Аерым алганда берсенең колагы киселгән, берсенең тоткарланган чакта күзе чыкты.

Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова тоткарланганнарга карата җәфалаулар куллану ярамый дип белдерде. Бу хакта ул ТАСС журналистының соравына җавап биргәндә әйткән.

"Җинаятьчеләрне тоткарлау бик кискен шәкелдә булса да һәм җинаять кануны тоткарлаган чакта зарар китергән өчен җаваплылык бирмәсә дә, тоткарланганнарны һәм гаепләнүчеләрне җәфалау бөтенләй ярамый", дигән ул.

Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" концертлар залында теракт оештыруда шикләнелеп дүрт кеше тоткарланган иде. Шикләнелүчеләр барысы да кыйналган.

Рачабализода Муродалиның бер колагы киселгән. Далержон Мирзоевның муенында пластик капчык кисәкләре асылынып тора. Шамсидин Фаридунины ток белән җәфалаулары фотолары таралды. Дүртенче гаепләнүче 19 яшьлек Мөхәммәтсобир Файзовның тоткарланган чакта күзе чыккан иде.

  • 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде.
  • 25 мартка булган мәгүлүматка күрә теракт корбаннарының саны 139 кешегә җитте. 137 кеше урында үлгән, ике кеше хастаханәдә вафат булды. 182 кешенең җәрәхәтләнүе әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG