Татарстандагы "Бердәм Русия" Рөстәм Миңнехановка Дәүләт шурасына сайлауларда фирканең республика исемлеген җитәкләргә тәкъдим итәчәк. "Бердәм русияләр" Татарстан президенты белән бу мәсьәлә турында намзәтләр исемлеге төзелгәндә фикер алышачак.
Бу хакта Дәүләт шурасы рәисе һәм республикадагы "бердәм русияләр" лидеры Фәрит Мөхәммәтшин әйтте, дип яза "Коммерсантъ".
2019 елда да "Бердәм Русия" исемлеген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән иде.
- Татарстан парламентына сайлаулар быел көз көне үтәчәк.
- 100 депутатны биш елга сайлаячаклар: яртысын фирка исемлекләре аша, яртысын - бер мандатлы бүлгеләр аша.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум