Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына "ят агентлар"ның китапларын укый алуны чикләү турында канун өлгесе кертелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия мәдәният министрлыгы "ят агентлар" яки террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән кешеләр язган китапларны китапханәләргә урнаштыру кагыйдәләрен раслаячак. Шулай ук министрлык мондый китапларның исемлеген төзеп, бу хакта китапханәләргә мәгълүмат бирәчәк.

Русия думасына китапханәләрдән "ят агентлар"ның китапларын алуны чикләү турында канун өлгесе кертелгән. Бу хакта Думаның мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская хәбәр итте.

Канун өлгесе "Китапханә эше турындагы" канунга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Документка ярашлы Русия мәдәният министрлыгы "ят агентлар" яки террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән кешеләр язган китапларны китапханәләргә урнаштыру кагыйдәләрен раслаячак. Шулай ук министрлык мондый китапларның исемлеген төзеп, бу хакта китапханәләргә мәгълүмат бирәчәк.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, хәзерге вакытта китапханәләрдә "ят агентлар"ның китаплары бар. "Шул рәвешле эшчәнлекләре Русия иминлегенә каршы юнәлдерелгән авторлар пропагандалана" диелә документта.

Канун өлгесендә шулай ук Украинаның баскынлыктагы җирләрендә урнашкан китапханәләрдәге кайбер китапларны чикләргә тәкъдим ителә.

Документ авторлары фикеренчә, бу китапханәләрнең фондлары "Украина составында булган елларда украин пропаганда әдәбияты һәм милләтчеләрне, сатлыкҗаннарны каһарманлаштыручы китаплар белән тулган.

  • 2022 елның 1 декабреннән Русиядә "Чит йогынты астындагы затларның эшчәнлеген контроль итү турындагы" канунга төзәтмәләр гамәлгә керде. Ят агент дип табылган авторларның китаплары һәм башка басма материаллары бары тик "18+" тамгасы белән һәм төрелгән килеш кенә сатылырга тиеш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG