Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ВИЧ авырулы кешеләрне дәваларга дарулар җитми


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Рәсми статистикага күрә, Русиядә ВИЧ йоктырган 1,5 миллионлап кеше яши. Бу бөтен халыкның якынча бер проценты.

Русиядәге ВИЧ авырулы кешеләр Федераль медицина-биология агентлыгын оешмаларында ретровируска каршы (АРВ) дарулар белән тәэмин итүдә өзеклекләр бар дип хәбәр итә. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

"Пациентский контроль" иҗтимагый хәрәкәтендә әйтүләренчә, дарулар җитмәгәнгә авыруларның дәвалау схемасын алыштырырга туры килә. Аерым алганда кайчак элекке терапиягә кайтырга туры килә, ә аларның организмга тискәре йогынтысы зур.

Шулай ук ВИЧ йоктыручылар анализларны да вакытында уздырмыйлар ди.

"Пациентский контроль"дә әйтүләренчә, мондый өзеклекләр беренче тапкыр гына күзәтелми. 2020 елдан башлап Русиянең Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) илнең сәламәтлек саклау министрлыгыа буйсынмый. Төбәктәге министрлыклар медицина оешмаларының дарулар белән тәэмин итүенә йогынтый ясый алмый, ди белгечләр.

ФМБА проблемны таныган һәм министрлык белән бәйләнешләр мәсьәләсен хәл итүен әйткән.

Фармацевтика базары аналитигы Николай Беспалов "Коммерсантъ" белән сөйләшкәндә ретровируска каршы дарулар белән бәйле өзеклекләр ФМБА оешмаларында гына түгел ди.

"Узган ел ретровируска каршы препаратлар алу өчен бүленгән акчалар тотылып бетте, чөнки аерым алганда авыруларны иске, нәтиҗәсе аз булган дарулар белән дәвалаудан туктап, кыйбатлыракларына күчерделәр. Бу проблем билгеле бер дәвалау оешмаларыныд бюджеты ярдәмендә өлешчә хәл ителде, әмма аны системлы хәл итү өчен федераль финанслау күләмен яңабаштан карарга кирәк", дигән ул.

"Коммерсантъ" мәгүлүматынча, 2023 елда ВИЧны дәвалау өчен дарулар сатып алу белән бәйле уздырылган 61 бәйгенең 17се узмый калган - тәэмин итүчеләр анда катнашмаган. Сәламәтлек саклау министрлыгы бер миллиард сумлык даруны ала алмый калган, алар 107 мең еллык дәвалау курсына җитәргә тиеш булган. Белгечләр фикеренчә, арзан бәядән алырга телиләр, ә тәэмин итүчеләр ул бәягә сатарга теләми.

  • Рәсми статистикага күрә, Русиядә ВИЧ йоктырган 1,5 миллионлап кеше яши. Бу бөтен халыкның якынча бер проценты. Ретровируска каршы даруларны даими кулланганда ВИЧлы кешеләр гадәти тормыш белән картайганчы яши, башкаларга инфекцияне йоктырмый һәм сәламәт балалар тудыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG