Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Крокус Сити Холл" фаҗигасе турында әйткән сүзләре өчен "нәфрәт уятуда" шикләнеп блогерны тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Соңгы тапкыр интернетта трансляция уздырганда блогер "исерек килеш" бу матәм "аерым дәүләткә - Мәскәүгә генә кагыла" дигән булган. Тиздән аның бу сүзләрен Telegram-каналларда тарата башлаганнар диелә.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче треш-стример Рөстәм Әбсәләмовны Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" сәүдә үзәгендәге фаҗига белән бәйле сүзләреннән соң тоткарлаганнар. Ул һәлак булганнар истәлегенә игълан ителгән матәмгә фикер белдергән булган. Бу хакта тәртип саклау оешмаларындагы чыганакларына сылтама белән "MKset" җиткерә.

Соңгы тапкыр интернетта трансляция уздырганда блогер "исерек килеш" бу матәм "аерым дәүләткә - Мәскәүгә генә кагыла" дигән булган. Тиздән аның бу сүзләрен Telegram-каналларда тарата башлаганнар диелә.

"Илдә матәм дип кем язды? Сезнең илдә ул матәм. Безнең Башкортстанда матәм юк. Мәскәү, сез аерым дәүләт" ди ул язмада.

Басма әңгәмәдәшчесе әйтүенчә, җинаять эше ачу карала.

  • 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде.
  • 25 мартка булган мәгүлүматка күрә теракт корбаннарының саны 140 кешегә җитте. 360 кешенең җәрәхәтләнүе әйтелде.
  • 24 март Русиядә матәм көне дип игълан ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG