Accessibility links

Кайнар хәбәр

SotaVision журналисты Антонина Фаворская ике айга сак астына алынды


Антонина Фаворская мәхкәмә залында
Антонина Фаворская мәхкәмә залында

Фаворская "Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) өчен материал җыю, видеороликлар әзерләү һәм монтажлауда" гаепләнә. 

SotaVision жураналисты Антонина Фаворская 28 майга кадәр сак астына алынды

Аны "экстермистик җәмгыять"тә катнашуда гаеплиләр. Мәскәү мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Фаворская "Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) өчен материал җыю, видеороликлар әзерләү һәм монтажлауда" гаепләнә.

Журанлист үзе, мине"ФСИНның Навальныйны җәфалаулары турында мәкаләм өчен хөкем итәләр" дип белдерде.

Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә узган Фаворская моңа каршы булган, ләкин хөкемдар тикшерүче мөрәҗәгатен канәгатьләндергән һәм утырышны япкан.

Журналист һәм ике дус кызы 17 мартта Навальный каберенә чәчәкләр куйганнан соң тоткарланды. Борисково зиратыннан чыкканнан соң, алар бер кафега керә. Бераздан алар янына җиде ир килә, күпчелеге битлектән була. Алар үзләре белән таныштырмаганнар һәм таныклыкларын күрсәтмәгәннәр. Фаворская документларын күрсәтүдән баш тарткан һәм аны өстәлгә егып салып, телфонын тартып алганнар. Нәтиҗәдә өч кызны да полиция бүлегенә алып киткәннәр. Анда аларны өч сәгать тоталар. Ике кызны беркетмә төземичә җибәрләр, ә Фаворскаяны сорау алырга алып китәләр һәм төнгә изоляторда калдыралар. Икенче көнне Мәскәүнең Нагатинский районы мәхкәмәсе журналистны, полициягә буйсынмауда гаепләп, 10 тәүлеккә утырта

27 мартта ул утыру урыныннан (спецприемник) чыгарга тиеш була. Әмма аны фатирына тентүгә алып китәләр, соңынан — "ФБК эше" нигезендә төнге сорау алуга һәм изоляторда калдыралар.

Навальныйның элекке сүзчесе Кира Ярмыш "Фаворская ФБКга берни язмады", "бу гаепләүнең ялган бууын читкә куеп торганда да, аның эчтәлеге мондый – журналистны журналистик эшчәнлеген өчен гаеплиләр" дип белдерде.

Алексей Навальный нигез салган ФБК Русиядә экстермистик дип танылган.

Кичә шушы маддә нигезендә Уфадан RusNews журналисты Ольга Комлева да ике айга сак астына алынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG