Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядәге муниципаль сайлауда оппозиция җиңү казанды


Истанбул
Истанбул

Иң зур шәһәрләрдә җиңү яулаган мэрлар арасында хакимият фиркасе вәкиле юк.

31 мартта Төркиядә узган җирле сайлауда иң күп тавышны Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга оппозициядә булган Җөмһүрият халык фиркасе җыйды. Аларга халыкның 37,7 проценты тавыш бирде.

Икенче урында Эрдоганның АK фиркасе (Гаделлек һәм үсеш фиркасе) булды. Алар 35,5 процент тавыш җыюга иреште.

Тавыш бирү бюллетеньнәренең 99,45 проценты саналганнан соң, Төркиянең зур шәһәрләрендә узган мэр сайлауларында да оппозициядәге "Җөмһүрият халык фиркасе" вәкилләре җиңү яулады. Аерым алганда, Истанбулда Әкрәм Имамоглу (51,1 %), Әнкара шәһәрендә — Мансур Яваш (60,4 %), Измирда — Җәмил Тугай (48,9 %) казанды. Моннан тыш, Анталья, Бурса, Мерсин кебек шәһәрләрдә дә оппозиция вәкилләре өстен чыкты.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган үз тарафдарлары каршында чыгыш ясап, хакимият фиркасе "Ак фирка"нең җиңелүен таныды.

"Кызганыч, муниципаль сайлауларда без теләгән һәм өметләнгән нәтиҗәгә ирешә алмадык. Бу нәтиҗәләр анализланачак, без аны тәнкыйди һәм объектив рәвештә эшләячәкбез", диде ул. Шул ук вакытта Эрдоган бу сайлауда төп җиңүче дип "демократия һәм халык ихтыяры" булды дип белдерде.

  • 31 мартта узган Төркия муниципаль сайлауларында шәһәрләрнең мэрларын, район һәм мәхәлләләрнең җитәкчеләрен сайланды.
  • 2023 елның маенда узган Төркия президенты сайлавында Рәҗәп Тайип Эрдоган беренче тапкыр икенче турда гына җиңү яулый алды. Аңа халыкның 52,14%, аның көндәше Кәмал Кылычдароглуга — 47,86% тавыш бирде.
  • Президент сайлавында Азатлык Төркиядәге татарлар яшәгән Бөгределик авылында милләттәшләребезнең ничек тавыш бирүен күзәтеп репортаж әзерләде. Алар зур өлеше Эрдоганны хуплавы, Путинны тиргәве һәм демократия турында уйлануы турында сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG