Израилнең саклану гаскәре (ЦАХАЛ) барлык җир өсте көчләре гаскәрләренең Газзәнең көньяк сызыгыннан чыгаруларын әйтте. Аерым алганда, дүрт ай сугышканнан соң, Хан-Юнистан 98нче израиль дивизиясе киткән. Газзә сызыгында бары бер бригада гына калган.
Kan радиостанциясе хәрбиләргә сылтама белән гаскәрләрне чыгару сәяси, шул исәптән АКШтан булган басым белән бәйле түгеллеген хәбәр итте. Haaretz армия вәкиле сүзләрен китереп, 98нче дивизиянең Хан-Юнистагы ХӘМӘС сугышчылары төркемнәрен тар-мар итүе һәм шул сәбәпле Газзәдә калуының кирәге юклыгын белдерде.
Бәрелешләр башланып алты ай узганнан соң, ХӘМӘС Газзә сызыгының бер өлеше, аерым алганда көньяктагы Рафах шәһәрен әле контрольдә тота. Тыныч халыкның күп өлеше, ягъни башка районнардан эвакуацияләнергә мәҗбүр булган фәләстин халкы нәкъ шунда тупланган. Израиль хакимияте Рафахта ХӘМӘСкә каршы хәрби чара әзерләвен хәбәр итте, ләкин дөньяның күп илләре, шул исәптән АКШ, халыкның иминлеген тәэмин итү кирәклеген ассызыклап, хәзерге вакытта мондый чарага каршы чыга.
Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны 33 меңнән артты. Бу хакта ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Израил хәрбиләре белдерүенчә, ким дигәндә 12 мең ХӘМӘС сугышчысы үтерелгән. Бу үлемнәр бәйсез расланмаган.
Ярты елда Израил армиясенең 600 хәрбие үлде. Шулай ук Израил хәрбиләре ХӘМӘСтәге 34 тотыкның һәлак булуын әйтә. Алар фикеренчә, хәзерге вакытта тотык итеп алынган 95 кеше кала.
Шимбә көнне Израилнең саклану гаскәре (ЦАХАЛ) белдерүенчә, алар Хан-Юнистан тотык итеп алынган Элад Кацир мәетен алып чыккан. ЦАХАЛ әйтүенчә, аны "Ислам җиһады" сугышчылары үтергән.
- Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 30,8 меңнән артып китте, аларның 12,3 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум