Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тоткарланган журналист һәм активист Ольга Комлева тикшерү изоляторыннан Фаил Алсынов турында хат язган


Ольга Комлева. Архив фотосы
Ольга Комлева. Архив фотосы

Ул аны Фаил Алсыновның адвокаты Илнур Сөендековка юллаган. Хатта Комлева Фаил Алсынов җырлаган җырларын өйрәнергә теләвен язган.

Ольга Комлеваның хатын адвокат Илнур Сөендеков үзенең Telegram каналында бастырып чыгарган. Тоткарланган активист үзенең хатында 4,5 елга хөкем ителгән Фаил Алсынов турында күп язган.

— Мине дә, Алсыновны да озак еллар буена эзәрлеклиләр. Күп тапкырлар тоткарладылар, сорау алдылар. Хакимиятләр сәяси тоткыннарның язмышы белән уйный — минем гомерем белән, Фаил һәм Лилия Чанышеваныкы белән. Кызганыч, без моңа тәэсир итә алмыйбыз. Димәк язмышыбыз шундый, — дигән ул.

Комлева Сөендековтан Фаил Алсынов утырган тикшерү изоляторының адресын салунуы сораган. Ул Фаилгә хатлар язасым килә, аңа теләктәшлек бердерәсем килә дигән.

— Мин күп тапкырлар Фаил Алсыновтан интервьюлар алдым. Ике ел мин ул катнашкан чаралардан репортажлар ясадым. Ул һәр чыгышында "Без — Башкортстанның күпмилләтле халкы" дип сөйләде. Миңа аның адресын салыгыз, аңа хатлар язасым килә.

Мин дуслардан Фаил җырлаган җырларның ноталарын һәм текстларын җибәрүләрен сорадым. Мин башкортча сөйләшә белмим, әмма укый һәм җырлый беләм, — дигән ул.

Ольга Комлева утырган Уфаның 1 санлы тикшерү изоляторындагы шартлар турында һәм кәефе турында да тасвирлаган. Камерада ул ялгыз утырам, дигән.

— Тикшерү изоляторында барысы да әйбәт, мин камерада ялгыз, аны тәртиптә тотам. Фаил дә шулайдыр. Ризыклар тәмле, миңа ирем булыша. Йөрим, күп язам, моңсуланырга вакыт юк. Үземнең эшемнең утырышларында язылган аудиоязманы сораттым. Эш ни белән тәмамланыр — язармын.

Сүз өчен утыртылган кешеләрне яклау бик авыр. Сезгә дә, минем адвокат Михаил Лаврентьевка уңышлар телим. Минем өчен сез дә, Фаил дә борчылмасын. Мин дә Фаил өчен өзгәләнмим, чөнки сез көн саен аның янында буласыз, аның хокуклары бозылса, без аны сезнең аша белер идек. Мин дә. Минем хокукларым бозылса, миңа карата хаксызлык кылынса, шунда ук белгертер идем, — диелгән аның хатында.

  • RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар. 28 мартта мәхкәмә аны ике айга сак астына алды. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия Җинаять кодексының 282.2 маддәсе) гаеплиләр. Коорупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле җинаять эше турында сүз бара. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.
  • Ольга Комлева кулга алынуы шикаять итте. Әмма 5 апрельдә Башкортстан Югары аны сак астына алуга каршы шикаятьне кире какты.
  • Ольга Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта быел гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде. Комлева сәяси тоткын Лилия Чанышеваны хуплады, активистларның мәхкәмәләренә йөрде.
  • Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондын 2021 елның июнендә "экстремист оешма" дип игълан иттеләр. Оппозиционерның оешмалары белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эзәрлекләве булган дистәләгән очрак турында билгеле. Коррупциягә каршы көрәш фондына әз генә акча күчерүне дә Русия хакимиятләре экстремизмны финанслау дип бәяли.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG