Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЦАХАЛ: Иран Израилга таба хәрби дроннар җибәргән


Иран һәм Израил байраклары, иллюстратив фото
Иран һәм Израил байраклары, иллюстратив фото

Израил премьер-министры илнең Иран тарафыннан һөҗүменә әзер булуын белдерде.

Шимбә кичендә Ираннан Израилга таба дистәгә якын дрон-камикадзе җибәрелгән. Бу хакта Израилнең саклану армиясендә хәбәр иттеләр. Оча торган дроннар видеоларын төрле телеграм-каналлар да чыгара.

Дроннар Израилга таба берничә сәгать очачак дип көтелә. Израил армиясендә һөҗүмнән сакланырга әзер булуларын белдергәннәр.

Израил премьер-министры илнең Иран тарафыннан һөҗүменә әзер булуын белдерде. Ул бу һөҗүмнең җавапсыз калмаячагын әйтте.

Үрдүн үзенең һава киңлеген япкан. Израил һәм Иранның да һава киңлекләрен гади очкычлар өчен ябуы турында хәбәрләр бар. Израилдә белем бирү оешмалары вакытлыча эшен туктата, мең кешедән артык җыеннар тыела.

АКШ президенты Джо Байден үзенең ялын вакытыннан алдан туктатып, Ак йортка кайткан. Элегрәк ул бу низагта АКШ Израилгә ярдәм итәчәк дип белдергән иде.

  • АКШ һәм Израил берничә көн дәвамында Иранның Израилга һөҗүме ихтималы турында белдерә иде. Бу Израилнең 1 апрель көнне Димәшктәге Иран консуллыгына җавап булачак диелә иде. Ул һөҗүм вакытында Иран хәрбиләре һәлак булган.
  • Төрле чыганакларга сылтанып, АКШ медиа чаралары Иран һөҗүменең дроннар һәм ракетлар ярдәмендә башкарылырга мөмкинлеген яза иде. Һөҗүм хәрби һәдәфләргә башкарылырга мөмкин диелгән иде.
  • 13 апрель көндез Иран хәрбиләре Португалия байрагында булган Израил эшкуары көймәсен басып алганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG