Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Вәкилләр пулаты Украинага хәрби ярдәм турында канун өлгесен хуплады


АКШның Вәкилләр пулаты Украинага хәрби ярдәм турында канун өлгесен хуплады. Документ Украинага 61 млрд долларга якын ярдәм бирүне күздә тота. Моннан тыш, Израил һәм Тайваньга финанс ярдәм итү дә хупланды.

Тавыш бирүчеләрнең 311 канун өлгессен хуплап тавыш бирсә, 112 каршы булды. Киев Русия агрессиясенә каршы торыр өчен Украина армиясенә кирәк булган корал һәм башка ярдәм алачак дип күздә тотыла.

Украина президенты Владимир Зеленский Вашингтондагы тавыш бирү нәтиҗәләрен хуплады һәм ул "меңләгән кешене коткарачак" диде.

"Без канун өлгесе Сенатта хупланыр һәм президент Байден өстәленә җибәрелер дип ышанабыз. Рәхмәт, Америка", диде Зеленский X социаль челтәрендә.

Алга таба, документлар пакеты тавыш бирү өчен Сенатка җибәреләчәк, анда Вәкилләр пулатыннан аермалы буларак, демократлар күпчелекне тәшкил итә. Сенат ярдәмне киләсе атнада хуплар һәм документлар имза өчен президент Джо Байденга җибәрелер дип көтелә.

Ак Йорт башлыгы сенаторларны канунны имзалау өчен аңа тизрәк җибәрергә чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG