Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Роскомнадзор" Русиядә "Чикләрне танымаучы репортерлар" халыкара оешмасы сайтын томалаган


Оешма матбугат, журналистлар иреген яклау белән шөгыльләнә. 

Русиядә "Чикләрне танымаучы репортерлар" (RSF) халыкара хокук яклау оешмасының сайты томаланган

"Роскомсвобода" хәбәр итүенчә, томалау турындагы карарны кайсы оешма чыгарганы билгеле түгел. RusNews язуынча, ул баш прокуратура була ала.

"Чикләрне танымаучы репортерлар" матбугат, журналистлар һәм интернет кулланучылар иреген яклау белән шөгыльләнә.

Бу атнада оешма Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны азат итәргә чакырды.

Оешма Кормашева кешелексез һәм абруйны төшерә торган шартларда тотыла диде. Алсуның сәламәтлеге белән бәйле борчу белдерде.

Былтыр ноябрьдә "Чикләрне танымаучы репортёрлар" Кормашеваны кичекмәстән "нахакка тоткарланган" дип танырга чакырган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG