Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан дүрт ир террорчылыкта гаепләнеп 9 елдан 18 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде


Иллюстартив фото
Иллюстартив фото

Аларның өчесе баштагы биш елны төрмәдә уздырырга тиеш булачак, калаган елларны - колониядә.

Русиянең Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе уфалылар Руслан Богданов, Данил Хәкимов, Илья Луговой һәм Никита Коломийконы, террорчылык эшчәнлегендә гаепләп, 9 елдан 18 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарды. Бу хакта ОВД-Инфо белән "Мемориал" яза.

Гаепләү исемлегендә барысы җиде фигурант искә алына. Тик аларның алда аталган дүртесенә генә реаль мөддәт бирелә: алар теракт башкару максаты белән өйрәнүләр узуда (Русия җинаять кодексының 205.3 маддәсе) һәм бер төркем затлар белән теракт әзерләүдә (җинаять кодексының 205 нче маддәсенең икенче өлеше һәм 30 нчы маддәнең беренче өлеше) гаепле дип табыла. Богдановка шулай ук террорчы берлек булдыруны (Җинаять кодексының 205.4 маддәсенең 1 өлеше), ә калганнарга – берлек эшчәнлегендә катнашуны (Җинаять кодексының 205.4 маддәсе 2 өлеше) тагалар. Богданов – 18, Хәкимов һәм Луговой 16 елга ирегеннән мәхрүм ителде; шуның беренче биш елын алар төрмәдә үткәрергә тиеш булачак, ә калган мөддәтне – кырыс шартлы колониядә. Азат ителгәннән соң да һәрберсенә ел ярымлык чикләүләр билгеләнгән.

Иң "җиңел" җәза Никита Коломийкога бирелә – мәхкәмә аңа гомуми режимлы колониядә тугыз ел билгели.

Бишенче фигурантка әзерләнүче җинаять турында хәбәр итмәүдә шик белдерелә (Җинаять кодексының 205.6 нчы маддәсе), тик аның җинаять эше 2023 елның октябрендә туктатыла.

Тагын бер кеше – Антон Петров җинаять җаваплылыгыннан азат ителгән, янәсе ул җинаять кодексында каралган гамәлләр кылудан үз иреге белән туктаган һәм вакытында бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр иткән. Шулай ук гаепләү актында Матвей Тарханов исеме бар, гаепләнүчеләр аның белән VK сайтында танышуларын белдерәләр һәм бу аның чын исеме яки тәхәллүсеме булуын белмиләр. Тархановка карата җинаять эше материаллары аерым карала.

Тикшерүчеләр мзгълүматынча, гаепләнүчеләр "Русия Конституциясен бозып, хокук саклау органнарына, хәрбиләргә, полиция биналарына, "Бердәм Русия" фиркасе офисларына һәм башка дәүләт оешмасы хезмәткәрләренә һөҗүм итү юлы белән хакимиятне көчләп кулга алуны планлаштырган булган. "Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" проекты "илдә хакимиятне басып алу максатының һәм хөкем ителүчеләрнең реаль ресурсларының тәңгәл килмәвен" билгели, гаепләнүчеләрнең тикшерү барышында биргән күрсәтмәләренә һәм мәхкәмә материалларына җентекле күзәтү ясаганнан соң, җәзадан качкан Петров бу төркемгә провокатор рәвешендә кертелгән булуы мөмкин дигән нәтиҗә ясый. Башка гаепләнүчеләрнең күрсәтмәләренә күрә, шартлаткыч җитештерүнең инициаторы нәкъ менә Петров булган, ә эш материалларында Петров катнашкан очрашуларның язмалары гына кулланыла.

"Мемориал" искәртүенчә, Богданов, Хәкимов, Луговой һәм Коломийконың эше "Сеть" эшен хәтерләтә. Ике эштә дә яшь ирләр төркеме террорчылык берлеге булдыруда, шартлаткыч матдәләр ясауда, төрле дәүләт оешмаларына һөҗүм итү һәм хакимиятне басып алу максаты белән күнегүләр ясауда гаепләнә.

Богданов белән Хәкимов – 2002, Луговой – 2001, Коломийко 2003 елгы, гаепләү ягы алар җинаять кылган дип санаган 2019 елда аларның берсенә генә 18 яшь тулган була.

Аларның берсе дә үзләренә белдерелгән гаепне танымый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG