Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мурмански өлкәсендә журналист Сергей Карелин тоткарланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Журналист Deutsche Welle һәм Associated Press белән хезмәттәшлек итә

Мурмански өлкәсендә журналист Сергей Карелин тоткарланган. The Guardian һәм Associated Press хәбәр итүенчә, ул "Коррупциягә каршы көрәш фонды" (ФБК) белән хезмәттәшлектә шикләнелә.

Карелин 26 апрельдә тоткарланган. Икенче көнне мәхкәмә аны сак астында калдыру карарын чыгарган.

The Guardian язуынча, 41 яшьлек Карелин Русия һәм Израил ватандашы. Журналист Deutsche Welle һәм Associated Press белән хезмәттәшлек иткән.

"Associated Press видеожурналист Карелинны кулга алынуына бик борчыла. Без өстәмә мәгълүмат эзлибез", дип белдерo агентлык.

AP хәбәр итүенчә, Карелин "Коррупциягә каршы көрәш фондның" "Навальный LIVE" YouTube каналында чыгару өчен фото һәм видео материаллар әзерләүдә гаепләнә. Кайсы мәкалә турында сүз барганы әлегә билгеле түгел.

  • 2021 елны Мәскәү мәхкәмәсе ФБКны һәм Алексей Навальный штабын "экстремистик оешмалар" дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG