Кремль контролендәге медиа оккупацияләнгән Донецкига 11 майда Украина кораллы көчләренең һөҗүме турында хәбәр итте. РИА Новости мәгълүматынча һөҗүм Ленин районында булган, бу вакытта биредә "ДНР"ның 10 еллыгына багышланган автоузыш әзерләнгән. Paradise ресторанына HIMARS комплексыннан атканнар диелә. "ДНР"ның Мәскәү куйган башлыгы Денис Пушилин өч кешенең һәлак булуы турына белдерде.
Readovka басмасы биш кеше үлгән, алты кеше яраланган дип яза. Бу мәгълүматларны бәйсез раслау юк.
"ЛНР"ның Русия куйган башлыгы Леонид Пасечник 10 майда Ровеньки шәһәрендә нефть базасында янгын турында белдерде. "ЛНР" сәламәтлек саклау министрлыгы дүрт кешенең үлеме турында хәбәр итте. 11 кеше, шул исәптән бер үсмер яраланган диелде.
Пасечник янгын өчен Украина кораллы көчләре гаепле, алар ATACMS ракетлары кулланган диде. Әлеге ракетлар 300 километрга кадәр оча ала. Бу мәгълүматны да бәйсез раслау юк.
Украина ягы һөҗүмнәргә аңлатма бирмәде.
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп керде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум