12 майга каршы төндә Швециянең Мальме шәһәрендә узган Евровидение җыр бәйгесендә Швейцария вәкиле Nemo җиңү яулады. Ул бәйгедә "The Code" җырын башкарып, 591 балл җыйды.
Немо Меттлерга (иҗади тәхәллүсе Nemo) 24 яшь. 2015 елда ул Clownfisch дип аталган үзенең дебют альбомын чыгарды. 2021-2022 елларда ул The Masked Singer Switzerland җыр бәйгесендә катнашты, анда бишенче урын алды.
Күптән түгел Nemo матбугатка биргән әңгәмәдә үзен бинар булмаган персона буларак танытты. Аның сүзләренчә, "The Code" җыры нәкъ аның үзен эзләве турында.
Икенче урынны Хорватия, өченче урынны Украина алды.
Катнашуы белән күпсанлы протестлар тудырган Израил башкаручысы Эден Голан 375 балл белән бишенче урын алды. Жюри тавыш бирүендә ил артта барса, күпчелек тавышны ул тамашачылар тавышы хисабына казанды. Җырчы чыгышы вакытында залда күпсанлы сызгырулар яңгырады.
- Быел Евровидение бәйгесе 68нче тапкыр үтте.
- Узган ел җыр бәйгесендә "Tattoo" җыры белән Лорин җиңгән иде, шул рәвешле ул бәйгене Швециягә алып килде. Лорин бәйгедә икенче тапкыр җиңгән иде.
- 2023 елда Евровидение Британиянең Ливерпуль шәһәрендә узган иде. 2022 ел бәйгесендә Украина җиңсә дә, ул Русия алып барган сугыш аркасында аны үзендә үткәрә алмады, Украина исеменнән бәйгене Британия оештырды.
- Евровидение халыкара җыр бәйгесе 1956 елдан бирле оештырылып килә.
- Евровидение бәйгесенең аудиториясе якынча 200 миллион кеше дип санала. Бәйгене Европа илләрендә генә түгел, Австралия, АКШ, Кытай, Казакъстан һәм башка илләрдә дә күрсәтәләр.
- Евровидение бәйгесен Швейцария телевидениесе мөдире Марсель Безансон 1950 елда уйлап тапкан. Бәйгенең максаты дип Европа дәүләтләрен берләштерү атала (скептиклар максат булып телевидение рейтингларын арттыру һәм реклам ярдәмендә күбрәк акча эшләү тора ди). Бәйгенең нигезе итеп Сан-Ремодагы итальян җыры фестивале алынган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум