Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һөҗүм нәтиҗәсендә Словакия премьер-министры яраланган


Pravda гәзите мәгълүматынча, аны боралак белән Братислава хастаханәсенә алып киткәннәр, ике шәһәр арасындагы ераклык 170 чакрым. Премьер-министр авыр хәлдә, аңа ике-өч ядрә эләккән булырга мөмкин диелә.

Һөҗүм нәтиҗәсендә Словакия премьер-министры Роберт Фицо яраланган. Аңа хөкүмәтнең Гандлова шәһәрендәге күчмә утырышыннан соң атканнар, дип җиткерә Denník N гәзите.

Pravda гәзите мәгълүматынча, аны боралак белән Братислава хастаханәсенә алып киткәннәр, ике шәһәр арасындагы ераклык 170 чакрым.

Denník N хәбәрчесе әлеге хәл чыккан урын янында булган. Ул һөҗүмне күрмәгән, тик аткан тавышлар ишеткән. Шуннан соң сакчыларның премьер-министрны җирдән күтәреп машинага утыртуларын һәм алып китүләрен күргән.

Шаһитләр әйтүенчә, атыш булыр алдыннан Фицо үзен сәламләүче кешеләр янына килгән. Pravda язуынча, һөҗүмдә шикләнелүче атар алдыннан "Робо, кил монда!", дип кычкырган. Премьер-министр авыр хәлдә, аңа ике-өч ядрә эләккән булырга мөмкин диелә.

Һөҗүмнән соң Словакия парламентының пленар утырышы туктатылган. Сәяси фирка вәкилләре, шул исәптән оппозицион фиркаләрнеке дә медиада яралы премьер-министрга хуплау белдерә.

Фицо хөкүмәт башлыгы итеп октябрьдә, парламент сайлауларында үзенең "Юнәлеш - словак социал-демократиясе" популист фиркасе җиңеп чыкканнан соң билгеләнде. Фирка милләтчел һәм Европага кинаяле карашларда тора, сайлаулар алдыннан Украинага хәрби ярдәмне чикләү һәм миграция контролен кырыслату яклы чыгыш ясады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG