Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина боксчысы Александр Усик дөнья чемпионы исемен яулады


Александр Усик
Александр Усик

Усикка 37 яшь. 

Украина боксчысы Александр Усик британ көндәше Тайсон Фьюрины җиңеп, соңгы 25 елда үтә авыр авырлыкта дөнья чемпионы исемен яулады.

Фьюри һәм Усик көрәше шимбә кичендә Согуд Гарәбстаны башкаласы Әр-Риядта узды.

Бу Фьюриның чемпионат барышында беренче җиңелүе.

Фьюри сүзләренчә, аның карашынча ул күп кенә раундларда җиңгән, ә хөкемдар Украинада сугыш барганны исәпкә алып, Усикка күбрәк очколар язган. Усик белән чираттагы көрәш октябрьдә узачак.

Усик җиңүенең үзе өчен генә түгел, бөтен Украина халкы өчен, ил өчен һәм хәзер аны яклаучы армия өчен мөһимлеген әйтте.

Украина президенты боксчыны җиңүе белән котлады.

"Украиннар каты кыйныйлар!" дип язды президент Владимир Зеленский үзенең телеграм каналында.

  • Усикка 37 яшь. 2021 елның сентябрендә ул үтә авыр авырлык чемпионы беренче тапкыр Бөтендөнья Бокс Ассоциациясе (WBA), Бөтендөнья Бокс Оешмасы (WBO), Халыкара Бокс Федерациясе (IBF) һәм Халыкара Бокс Оешмасы (IBO) чемпион булды. 2022 елда ул бердәм чемпион титулын яклады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG