Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев кырымтатар халкы сөргене корбаннарын искә алу көнендә Антальяда пикетка чыкты


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Фәрит Зәкиев Антальяда пикетка чыкты.

18 майда, кырымтатар халкы сөргене корбаннарын искә алу көнендә Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Антальяда пикетка чыкты.

Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасына 18 майны Русия халыкларының Сталин геноциды корбаннарын искә алу көне дип игълан итүен сорап мөрәҗәгать итте.

1944 елгы сөрген нәтиҗәсендә барлыгы 46 процент кырымтатар үлде. Шулай ук чеченнар, ингушлар, калмыйклар һәм Русиядәге барлыгы 14 халык Сталин геноциды корбаннары булды", ди Зәкиев.

  • 1944 елның 18 мае — кырымтатар халкы тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе. Нәкъ шул көнне Совет Берлегенең Дәүләт саклану комитеты карары нигезендә 1941-1944 елларда наци оккупациясенең бар авырлыгын кичергән халык ватаныннан сөрелә. Бу карарга Иосиф Сталин кул куя.
  • Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG