Accessibility links

Кайнар хәбәр

Харьков хакимиятләре һөҗүм нәтиҗәсендә биш кешенең һәлак булуын белдерде


Харьков
Харьков

Һөҗүм ял итү урынына ясалган.

Бүген Русия армиясенең Харьковның Малоданиловский авылына һөҗүмендә биш кеше һәлак булган.

Бу хакта Харьков өлкәсе хакимияте башлыгы Олег Синегубов хәбәр итте. Ким дигәндә 16 кеше җәрәхәтләнгән.

Синегубов сүзләренчә, зыян күрүчеләр арасында ашыгыч ярдәм күрсәтүче фельдшер да бар.

Малоданиловский авылы башлыгы Александр Гололобов хәбәр итүенчә, һөҗүм халык ял иткән урынга ясалган.

Шул ук вакытта Харьков мэры Игорь Терехов шәһәрдә ике шартлау булуын әйтте. Бу хакта башка мәгълүмат китерелми.

Берничә көн элек Русия президенты Владимир Путин Харьков өлкәсенә һөҗүм итүне Белгород шәһәрен атышка тоткан өчен җавап дип атады. Аның сүзләренчә, Русия гаскәренең Харьковны басып алырга нияте юк. Харьков юнәлешендә барган хәлләрне Путин "Украинаның гаебе" дип атады.

"Алар чик буендагы төбәкләрдәге, шул исәптән Белгородтагы торак кварталларны атышка тотуны дәвам итә. Анда бит сивилләр үлә, бу бит ап-ачык, шәһәр үзәгенә аталар. Мин бу дәвам итсә, санитар зона ясарга мәҗбүр булачакбыз дигән идем. Һәм без моны ясыйбыз да", диде ул.

  • Бүген иртән Русия хәрбиләре Харьков өлкәсенең Новоосиновое авылына һөҗүм иткән иде. Беренчел мәгълүматларга күрә, ике кеше һәлак булды, тагын ким дигәндә биш кеше яраланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG