Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәният министры урынбасары: "Татар киносы өчен акча хәлиткеч мәгънәгә ия түгел"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңа кадәр режиссерлар Татарстанда кино өчен акча аз бүленүгә зарланды.

Татарстанда "Күперләр янганда" фильмы төшереләчәк, ләкин аңа дәүләт акча бүлеп бирмәгән. Фильмның режиссеры Ника Пэрак сүзләренчә, иҗат төркеме республика оешмалары һәм химаячеләр ярдәменә өмет итә. Бу хакта ул "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде. Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин татар киносында "бюджет хәлиткеч мәгънәгә ия түгел" дип белдерде.

"Бюджет мөһим булса да, ул хәлиткеч мәгънәгә ия түгел. Дөньяда зур бюджетлы фильмнарның үз-үзен акламау очраклары күп. Дөньяда иң популяр биш фильмны алсаң, алар арасында аз бюджетлы кино да бар. Идея, эчтәлек мөһим. Безнең яшьләр, режиссерлар шулай үзләре эшләргә омтыла", диде Натфуллин.

Ул яшь сәләтле режиссерлардан, язучылардан тәкъдимнәр кинематография үсешендә төп рольне уйнаячак дип саный.

Быел режиссер Ника Пэрак "Күперләр янганда" фильмын төшерә. Ул анда төп рольне башкарачак. Фильмның сценаристы — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф. Татарстан мәдәният министрлыгы фильмга реклам, постпродакшн ясауда ярдәм итәчәк.

Пэрак сүзләренчә, алар дәүләттән грант алырга соңга калган. Иҗат төркеменә Татарстан инженер челтәре идарәсе мөдире, эшмәкәр Җәүдәт Миңнәхмәтов үз территориясендә тизер төшерергә мөмкинлек биргән.

"Бүген без оешмаларның, химаячеләрнең ярдәменә өметләнеп калабыз. Кем татар киносына ышана, кем аны күрәсе килә, без барысын да сөйләшергә әзербез", диде ул.

Фильм хатын-кыз язмышына багышланачак. Ул 1,5-2 сәгатьле нәфис фильм буларак күзаллана. Кастингта 600ләп кеше катнашкан. Фильмда профессиональ актерлар катнашмаячак диелде.

Быел март аенда Татарстан кинематографчылар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфәров республикада татар киносы өчен акча аз бүленә дип белдерде. Аныңча, Татарстан "көчле һәм бай илләр" кебек эшләргә тиеш.

12 мартта Татарстан мәдәният министрлыгы кино төшерүчеләр өчен питчинг оештырды. Дәүләт хисабыннан 10 номинациядә бары 8 млн сум каралуы билегел булды.

— 2022 елда Илдар Ягъфәров Татарстанда кино индустриясендә зур проблемнар бар дип белдергән иде. — "Татаркино"га елына 50 млн сум акча бирелә. Бу аз акча түгел, әмма ул ничек тотыла? Прокат эше системга салынмады… "Татаркино"да акча ничек бүленгәнен кино төшерәм дигән талантлы яшьләр күрә дә Казан-Мәскәү рейсына билет ала да китә… Татарстанда кинематография булмаса, без идеологик яктан көчсез, милли үзаң тәрбияләүдә оттырып кына киләчәкбез", дигән иде Ягъфәров. — 2023 елда режиссер Байбулат Батулланың "Ядәч! Истә!" фильмы Русия прокатына чыкты. Ул 17,5 млн сум акча җыйды. Әлеге киноны төшерүдә Татарстаннан дәүләт ярдәме күрсәтелмәде. — Узган ел Илшат Рәхимбайның "Микулай" фильмы Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде. Ул төшерү барышында финанс кыенлыкларга юллыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG