Accessibility links

Кайнар хәбәр

Харьковка авиабомба төшү нәтиҗәсендә һәлак булучылар бар


Харьковтагы төзелеш һипермаркетына һөҗүм, 25 май, 2024 ел
Харьковтагы төзелеш һипермаркетына һөҗүм, 25 май, 2024 ел

25 майда Русия армиясе Харьковка һөҗүм итте. Авиабомбалар төзелеш һипермаркетына төшкән, һәлак булучылар да, яраланучылар да бар.

Һөҗүм нәтиҗәсендә 15 мең дүрткел мәйданда янгын чыккан дип хәбәр итте өлкә хакимияте башлыгы Олег Синегубов.

Харьков мэры Игорь Терехов сүзләренчә, шәһәрдә "күп кеше хәбәрсез югалган", "яралылар күп". Рәсми мәгълүматларга караганда, ике кешенең үлеме билгеле.

Украина президенты Владимир Зеленский һипермаркетта 200дән артык кеше булырга мөмкин дип язды үзенең телегарм каналында.

"Әгәр Украинаның ракетка каршы тору комплекслары җитәрлек булса, Русия һөҗүмнәре булмас иде", диде ул һәм дөнья лидерларыннан Украинага ракетка каршы тору җиһазлары бирергә чакырды.

  • Бер тәүлектә Харьковка бу икенче һөҗүм булды. 25 майга каршы төндә Харьковның Слободский районына һөҗүм иткәннәр иде. Мэр Игорь Терехов С-300 ракеты төшү нәтиҗәсендә белем бирү оешмасының остаханәсенә, 31 машинага зыян килгән, берничә күп катлы йортның тәрәзәләре ватылган, супермаркетка зыян килгән диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG