Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президенты Харьковка килеп, ракет һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән типография урынында видеомөрәҗәгать яздырды


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Украина президенты Владимир Зеленский Русия гаскәрләре көн саен һөҗүм иткән Харьков шәһәренә килде.

Ул 23 майда Русия армиясе ракетлар белән утка тоткан "Виват" типографиясе урынында видеомөрәҗәгать яздырды. Ул һөҗүмдә китапханәнең җиде хезмәткәре һәлак булды, 20 дән артык кеше җәрәхәтләнде, һәм 50 меңнән артык басма янды.

"Алар яндырудан ләззәт таба. Кем белән эш йөртүне барыбыз да белә. Русиядә яндырырга, шәһәрләрне һәм авылларны җимерергә, халыкларны бүлергә һәм дәүләт чикләрен сугыш белән юкка чыгарырга теләүчеләр идарә итә", диде Зеленский, типография хәрабәләре янында.

Украина президенты: "мондый сугышны үз көче белән генә туктата алырлык ил юк - дөнья лидерларының катнашуы кирәк" дип ассызыклады ул һәм июнь уртасында Швейцариядә узачак "тынычлык саммиты" турында искә төшерде.

"Мин "тынычлык саммитына" әзерләнүгә глобаль тырышлык куюда читтә торган дөнья лидерларына мөрәҗәгать итәм: АКШ президенты Байденга, Кытай президенты Си-га. Без әлеге китаплар кебек үк БМО Уставының да януын теләмибез. Сез дә теләмисездер дип ышанам ", диде Зеленский.

Саммитта катнашучылар исемлегендә булмаган Русия турында сөйләгәндә, Украина президенты: "Русия диалогка барырга телиме? Русиянең сөйләшүләрдә алдавы турында Украинаның зур тәҗрибәсе бар. Русия бу сугышка әзерләнү өчен шулай ук алдау юлын да кулланды", диде.

Шуңа Зеленский "тынычлык саммиты"нда лидерлар катнашында глобаль тырышлыклар кирәк булуын әйтә. "Русия аларны алдый алмый", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG