Израил саклану көчләре хәбәр итүенчә, Рафах шәһәреннән Израилгә сигез ракет атылган, аларның кайберләрен һава һөҗүме саклану системы бәреп төшергән.
Һава һөҗүмен кисәтү тавышлары Тел-Авив, Герцлия, Петах-Тикве, Рамат-ха-Шарон, Кфар Шмаряху һәм башка берничә җирлектә ишетелгән, дип яза The Times of Israel.
Ракет һөҗүменең фотолары һәм видеолары социаль челтәрләрдә тарала.
Корбаннар турында мәгълүмат юк.
Бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә ХӘМӘС (АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип танылган) хәрәкәте алган. Алар әйтүенчә, бу Газзә сызыгындагы тыныч халыкны үтерүгә җавап.
7 октябрьдән бирле Газзә сызыгында үтерелгән халык саны 35 857гә җитте. 80 меңнән артык кеше төрле җәрәхәтләр алган. Әлеге саннарны Фәләстин сәламәтлек саклау министрлыгы китерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум