Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул сәнгать күргәзмәсендә татар һәм башкорт рәссамнарының да рәсемнәре тәкъдим ителде


Гүзәл Хәйбуллова рәсеме
Гүзәл Хәйбуллова рәсеме

22-26 майда Истанбул ArtContact сәнгать күргәзмәсендә 1600 гә якын рәссам һәм скульптор катнашты.

Күргәзмәдә Татарстаннан Арыслан (Руслан) Ибраһимов, Башкортстаннан Салават Гыйләҗетдинов, Төмәннән Әлфия Мөхәммәтова, Төркиядә яшәп иҗат итүче Айгөл Окутанның, тагын бер стендта Самардан Гүзәл Хәйбуллованың әсәрләрен очратырга була иде.

Сынлы сәнгать яратучылар иҗатчылар белән очрашты, остаханәләрдә катнашты, лекцияләр тыңлады. Әйтик, Арыслан (Руслан) Ибраһимов "Мин ничек татар булдым" дип аталган лекциясендә үзенең Казанга күченүе, татар һәм төрки халыклар дөньясында иҗади эзләнүләре хакында сөйләде. Шунда ук авторларның әсәрләрен дә сатып алырга була иде.

Истанбулның Artcontact халыкара сәнгать ярминкәсе – Төркиядә иң мөһим күргәзмәләрнең берсе. Быел күргәзмәдә 20дән артык ил рәссамнары чыгыш ясады, алар арасында Корея, Италия, Иран, Испания, Пакыстан, Словакия, Кытай, Германия, Албания, Русия, Үзбәкстан, Грузия, Азәрбәйҗан сәнгатькәрләре булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG