Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстанда имамнарга социаль челтәрләрдә чыгышлар ясарга һәм лайклар куярга тыйганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Күптән түгел Үзбәкстан имамнарыннан чит илгә чыгу паспортларын тапшыруны сораганнар иде.

Үзбәкстан мөселманнарының дини идарәсе имамнарга һәм аларның урынбасарларына социаль челтәрләрдә активлык күрсәтмәскә кушкан. Бу хакта Азатлык радиосының үзбәк хезмәте (Озодлик) хәбәр итә.

Май азагында илнең бар мәчетләре имамнарына Ташкент баш имамы ярдәмчесе Эргаш Рөстәмовтан бу хакта аудиохәбәр килгән. Тыю турында мәгълүматны журналистларга Үзбәкстан Диния нәзаратында да раслаганнар.

Озодлик игътибар иткәнчә, бу тыю социаль челтәрләрдә кайбер имамнарның чыгышларыннан соң кертелде. Мисал өчен, имам Исакжон Бегматов чыгышларының берсендә "кэшбэк" уйлап табучыларның халыкка һәм сәүдәгәрләргә зыян китерүен белдергән. "Эшонходжа-ота" мәчете имамы Авазходжи Бахромов исә 16 яшьлек кызны мыскыллаучы аудио өчен эшеннән азат ителгән һәм 3 көнгә кулга алынган диелә.

Кайбер имамнар дәүләт дини әһелләрен тагын да ныграк контроль итәргә тели дип саный. "Безгә бу мөфти әмере диделәр. Алар безнең кул-аякларны богаулый", диде имамнарның берсе. Башка имам моны кеше хокуклары турында канунга каршы килүен әйткән.

Апрель аенда гына Үзбәкстан имамнары һәм аларның урынбасарларыннан чит илгә чыгу паспортларын тапшыруны сораганнар иде. Озодлик илдәге имамнарга соңгы вакытта басым көчәя дип яза.

2021 елда Үзбәкстанда 2285 дини оешма теркәлгән булган, аларның 2098е ислам диненә карый.

Үзбәкстан конституциясенә күрә, дин дәүләттән аерылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG