Accessibility links

Казан мәчетендә корбан бәрәннәре белән низагъ чыккан, ФСБ белән полиция җәлеп ителгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сәбәбе — бәрәннәрнең ветеринар белешмә кәгазе булмаган.

Казанның "Ризван" мәчетендә Корбан гаете алдыннан читән бәрәннәр китерелү ихтималы сәбәпле гадәттән тыш хәл чыккан, дип хәбәр итте бүген Татарстан хөкүмәт йортының ветеринария баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин матбугат очрашуында. Низагъны хәл итүдә мәчеткә ФСБ белән полиция җәлеп ителгән.

Мотыйгуллин сүзләренчә, мәчет территориясенә бәйрәмгә бер көн кала ветеринар кәгазе булмаган төрле токымлы 463 бәрән китерелгән. Аларның кайдан китерелүен имам төгәл генә әйтә алмаган.

— Мәчет хәзрәтеннән бәрәннәр кайдан китерелде дип сорагач ул китерүчегә шалтратты, — диде ул. — Аңа башта Әлмәт, аннан Алабугадан дип әйттеләр. Бу районнарның ветеринар хезмәтләреннән бәрәннәр турында раслау булмады. Канун бозылган урынга өч тапкыр полиция чакыртылды, ФСБга хәбәр ителде. Бары кичен сорау алганнан соң гына белдек: бәрәннәрнең хуҗасы Камил исемле кеше булып чыкты. Хуҗалык Әлмәт районының Новомихайловка авылында урнашкан. Әлмәт ветеринар табибы сүзләренә караганда, районда Касыймов Камил исемле кеше үз фермасында сарыклар тоткан, ләкин 2021-2022 елларда барлык терлеген саткан, хәзерге вакытта аның бу кадәр бәрәне булмаган. Димәк, алар читтән китерелгән була ала. Бәрәннәр йогышлы чирле булуы ихтимал, шуңа күрә алар Әлмәт районында карантинга ябылды.

Бәрәннәрне корбанга чалырга рөхсәт итмәгәннәр. Хәзер алар 21 көнлек карантинда. Терлектә йогышлы чир бармы, юкмы — әлегә билгеле түгел. Бу эшне полиция Россельхознадзорның Татарстан идарәсенә тапшырган.

Быел Татарстанның корбан чалырга рөхсәт ителгән 54 урын барлыгы 13 133 бәрән чалынган, шуларның 4 885 башы — Казанда. 2023 ел белән чагыштырганда, рәсми урыннарда чалынган сарыклар саны 673 башка азрак.

Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан ветеринария баш идарәсе чит төбәкләрдән терлек китермәскә киңәш итте. Бу инфекцияләр йоктыру куркынычы тудыра дип аңлаттылар. Мотыйгуллин сүзләренчә, Корбан өчен Татарстанның үзендә җитештерелгән сарыклар җитәрлек. Аларның саны 300 мең баштан арта.

Былтыр Корбан бәйрәмендә сарыкларның бәясе 13 мең сумнан башланган иде. Бу, аннан алдагы елга караганда, якынча 13 процентка кыйбатланган дип искәртелде. 2022 елда Татарстан мөфтияте бер бәрәннең уртача бәясен 11 500 сум дип бәяләде. Дүрт ел элек исә, аның бәясе 8 мең сумнан башланган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG