Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель бүләге ияләре Украинада һәм Газзәдә сугышны туктатырга өндәп ачык хат язды


Газзәдә сугыш, 2024 елның 6 июле
Газзәдә сугыш, 2024 елның 6 июле

Хатны 51 Нобель бүләге иясе имзалаган.

Төрле елларда Нобель бүләген алган төрле ил галимнәре, язучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре Украинада һәм Газзәдә сугышны туктату өндәмәсе белән ачык хат чыгарды. Хат текстын "Новая газета" китерә.

Мөрәҗәгать авторлары кичекмәстән утны туктатырга, әсирләрне алмаштырырга, тотыкларны азат итәргә һәм тынычлык турында сөйләшүләрне башларга чакыра.

— [Украинадагы] сугыш вакытында дөньяда саклануга тотылган бюджетлар климатның глобаль үзгәрүен туктату өчен җитәрлек дәрәҗәгә арткан. Бер-берсен үтереп, кешеләр, бер үк вакытта, планетаны да үтерә, — диелә хатта.

Хат сугыша торган тарафларга, БМОга, Европарламентка һәм Европа шурасы Парламент ассамблеясенә, Рим папасы Францискка, Далай-ламага һәм башкаларга юлланган. Аны имзалаучылар арасында "Новая газета"ның элекке баш мөхәррире Дмитрий Муратов һәм беларус язучысы Светлана Алексиевич бар.

Хатта хәзерге вакытта дөньяда кимендә 55 кораллы низагның баруы әйтелә. Русиянең Украинага каршы сугышы нәтиҗәләре исә төрле илләргә тәэсир итә, Африка илләрендә ачлыкның кискенләшүен, Европа илләрендә миграция кризисының арта баруына китерә диелә.

Европа үзәгендә генә быел үтерелгән һәм яраланган кешеләр саны бер миллионнан артачак. Икенче дөнья сугышы вакытыннан бирле бу беренче андый очрак, диелә мөрәҗәгатьтә.

Нобель бүләге ияләре дөнья диннәре вәкилләреннән "Ходай исеменнән барлык хакимиятләргә һәм ватандашларга мөрәҗәгать итәргә" сорый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG