Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испания 2024 елгы Европа футбол беренчелегендә җиңү яулады


Голны керткәннән соң Испания уенчысы Нико Уильямс
Голны керткәннән соң Испания уенчысы Нико Уильямс

Евро тарихында бу Испаниянең дүртенче җиңүе.

14 июль кичендә Берлинның "Олимпиаштадион" стадионында Европа футбол чемпионатының финал уенында җиңүне Испания җыелмасы 2:1 исәбе яулады. Англия такымы җиңелеп, чемпионатта икенче урын алды.

Уенның беренче таймы 0:0 исәбе белән тәмамланды, испаннар тупны күбрәк контроль итсә дә, гол кертә алмадылар. Икенче тайм башында, 47нче минутта голны Испания уенчысы Нико Уильямс кертә алды. 73нче минутта уенга алмаштыру нәтиҗәсендә әле кергән Англия уенчысы Коул Палмер исәпне тигезләде.

Уен инде ахырына якынлашканда һәм өстәмә тайм булачак дип көткәндә, Испания уенчысы Микель Оярсабаль 86нчы минутта икенче гол кертте. Инглизләр исәпне тигезләргә тырышса да, моңа ирешә алмады.

Уен статистикасына килгәндә, туп 66% вакыт дәвамында Испания уенчыларында иде. Испаннар көндәшләре капкасына 16 тапкыр һөҗүм итсә, Англия 9 тапкыр гына һөҗүм итә алды.

Испания такымы моңарчы Европа футбол беренчелегендә 3 тапкыр җиңгән иде: 1964, 2008 һәм 2012 елларда. Англия җыелмасының Еврода җиңгәне булмаган.

Евро 2024-нең ярымфиналында Англия такымы Нидерландны 2:1 исәбе белән җиңде. Үз чиратында, Испания җыелмасы шундый ук исәп белән Франция такымын өйгә җибәрде.

  • Европа футбол беренчелеге Германиядә 14 июньнән 14 июльгә кадәр узды. Матчлар Германиянең 10 шәһәрендә үтте. Азатлык беренчелекнең иң мөһим саннары турында язган иде.
  • Моңарчы Евро чемпионаты 2020 елда узарга тиеш иде, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында ул 2021 елга кичектерелде һәм 11 илнең 11 шәһәрендә узды.
  • 2020 елда Евро чемпионы исемен Италия такымы яулаган иде. Финалда ул шулай ук Англия такымын җиңгән иде (1:1 исәбе, пенальти 3:2).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG