Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәктәпләренә 80,7 млн сумга республика символикасы сатып алыначак


Яңа уку йортыннан уку йортларында дәүләт символикасын урнаштыру мәҗбүри булачак.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың уку йортларына дәүләт символикасын сатып алу өчен заказ урнаштырган. Бу максаттан 80 786 991 сум тотылачак.

Аерым алганда, 1117 данә күләмендә Татарстан байрагы, шул ук күләмдә урамда күтәрелә торган Татарстан байрагы, 1117 данә өстәлгә куела торган Татарстан байракчыгы, шул ук күләмдә Татарстан гербы алу планлаштырыла.

Республика символикасы Татарстанның 35 районындагы 1117 мәктәбе өчен сатып алынырга тиеш диелә.

  • Узган елны Татарстан мәгариф һәм фән министры уку йортларына 4,5 меңнән артык Русия һәм Татарстан дәүләт символикасын сатып алган иде.
  • 2024 елның 1 сентябреннән Русиядә дәүләт байрагын балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, көллиятләрдә, техникумнарда һәм югары уку йортларында урнаштыртыруны мәҗбүр иткән канун гамәлгә керә.
  • 2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң ил хакимияте мәктәпләрдә дәүләт патриотизмы арттыруы өчен чараларны күбәйтте. Мисал өчен, уку атнасы ил мәктәпләрендә дәүләт гимнын тыңлау һәм Русия байрагын күтәрү тантанасы белән башлана. Татарстан бу гадәткә республика гимны һәм байрагын да өстәгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG