Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның кайбер автобус маршрутларында юл бәясе артачак


Яңа тарифлар 1 августтан гамәлгә керәчәк.

Уфаның өч автобус ширкәте шәһәрнең җәмәгать транспортында юл йөрү хакын күтәрә. Юл бәясен Миназов К.З. шәхси эшмәкәре, "Арбат+" һәм "Уфа-Лайн" ширкәтләре арттыра.

2024 елның 1 августыннан 208нче номерлы автобуста йөрү хакы 35 сум, 277нче автобуста 40 сум булачак. 220, 222, 224 һәм 288 автобус маршрутларында бару хәзер 41 сумга төшәчәк.

Юл хакы бәясе түләү ысулына карап үзгәрмәячәк, ул кулакча, банк картасы һәм "Алга" картасы белән дә бер үк булачак.

Юл бәясенең артуын эшмәкәрләр ягулыкка һәм ремонтка чыгымнарның артуы белән аңлата. Аларның сүзләренчә, тарифка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыручы инвестицион өлеш керми.

Mkset язуынча, Уфада иң зур моң-зарлар автобусларның техник халәте һәм аларның җитәрлек булмавына бәйле.

  • Июнь башында гына Уфаның кайбер хосусый ширкәтләре транспортта юл хакын 45 сумга кадәр күтәрде. Аерым алганда, мондый бәя 207нче номерлы автобуста кертелде.
  • Моннан тыш быелның яз-җәендә юл бәясе Уфадагы су транспорты, троллейбуслар һәм шәһәр яны электричкаларында да күтәрелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG