Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Висконсин штатында Республикан фиркасенең җыены башлана


Җыенга әзерлек
Җыенга әзерлек

Җыенда Дональ Трамп АКШ президентына фирканең намзәте буларак рәсми тәкъдим ителергә тиеш булачак. Шулай ук ул үз вице-президентына намзәтне атаячак дип көтелә.

Дүшәмбе көнне АКШның Висконсин штатында, Милуоки шәһәрендә Республикан фиркасенең җыены башлана. Аның төп максаты – праймеризда җиңгән Дональд Трампны фирканең АКШ президентына рәсми намзәте булып раслау.

Моннан тыш, көтелгәнчә, Трамп җыенда сайлауга нинди вице-президент намзәте белән барачагын да игълан итәргә тиеш. Намзәтләр арасында Оһайодан сенатор Джей Ди Вэнс, Флоридадан сенатор Марко Рубио һәм Төньяк Дакота губернаторы Даг Бургум исемнәре атала. Алар өчесе дә җыенда чыгыш ясаячак дип көтелә. Америка авазы язуынча, Трамп узган атна азагында бу намзәтләр белән очрашулар оештырган.

Республикан фиркасе җыены Трампка һөҗүм ясау омтылышыннан соң уза. Якшәмбегә каршы төндә Пенсильваниядә аңа тарафдарлары каршында митингта чыгыш ясаганда Томас Крукс исемле яшь кеше аткан. Ядрә аның колагын яралаган. Атучы егетнең максатлары әлегә ачыкланмаган.

— Бу бөтен илне, хәтта бөтен дөньяны бергә туплау мөмкинлеге. [Җыенда] чыгышым бөтенләй башка булачак, әле 2 көн элек ул башка булыр иде, — дип Washington Examiner газетына белдерде Трамп.

Трампка һөҗүм омтылышын АКШ президенты, демократлар фиркасеннән намзәт Джо Байден да тәнкыйтьләде. Халыкка махсус белдерүдә ул илдә көч куллануга урын булмавын әйтте. "Илдә сәяси риторика кискенләште. Аның дәрәҗәсен төшерү вакыт җитте", диде ул.

Күпчелек иҗтимагый фикер сораштыруларына күрә, Трамп һәм Байден рейтинглары бер-берсенә якын бара. Кайбер белгечләр атыш омтылышыннан соң Трамп рейтингы күтәрелергә мөмкин дип саный.

  • АКШта президент сайлавы 5 ноябрь көнне узачак. Республиканнар фиркасеннән намзәт булып Дональд Трамп расланырга тиеш. Демократлар фиркасеннән праймеризны АКШның хәзерге президенты Джозеф Байден җиңде.
  • Трамп белән Байден 2020 елгы сайлауда көндәш булганнар иде. Ул чакта Байден 306 сайлаучы вәкил тавышын яулап җиңгән иде.
  • Берничә атна элек Байден белән Трамп арасында узган дебатлардан соң демократлар фиркасендә аны сайлауда башка намзәт белән алыштыру тәкъдимнәре яңгырый башлаган. Кайбер демократлар фикеренчә, 81 яшьлек президент Трампны җиңә алмаячак. Праймериз җиңгән Байден инде берничә тапкыр сайлауда барыбер катнашачагын, Трампны җиңәргә җыенуын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG