Татарстанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать интитуты "Татарның визуаль мирасы" дип аталган яңа интерактив проект чыгарган. Анда татарга кагылышлы тарихи фотосурәтләр тупланган.
Проектта урнаштырылган беренче фотолар 1860нчы елларда төшерелгән. Анда, мисал өчен, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Минзәлә өязендәге мөгаллим фотосы урнаштырылган.
Фотолар төрле елларга, чорларга бүленгән. Фотоларны аерым шәхесләргә карап та эзләп була. Проектта татар шәхесләре портрет фотолары, гаилә фотосурәтләре, төрле истәлекле урыннар сурәтләре тәкъдим ителгән.
Аерым бүлектә фотоларны төшерү урыннарын күрсәткән харита да ясалды. Идел-Урал төбәгеннән тыш фотолар географиясе Төркия, Франция, Алмания, Италия, Польша һәм башка илләрне дә тәшкил итә.
Фотолар тупланмасында язучы Гаяз Исхакыйның киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган фоторәсемнәрен күреп була. Аның Төркиядәге мөһаҗирлек чорында хастаханәдә авырып ятканда төшерелгән фотолар бар, шулай ук аның диңгез буенда ял иткән вакытын истәлек итеп калган рәсемнәрне карап була.
Әлегә проектка 1980нче елларга кадәр фотолар тупланган. Алга таба фотолар туплау эше дәвам итәчәк.
Проектка уникаль фотолары булган һәр кеше рәсемен тәкъдим итә алачак. Моның өчен сайтта фотосурәт өстәү төймәсе эшләнгән. Сайт урысча һәм татарча эшли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум