Бу хакта "Честно говоря" дәүләт медиасы хәбәр итте. Һөҗүм астында Башкортстан корылтае депутаты Тимергали Уразголовның шәхси машинасы калган. Машинада шулай ук телевидение алып баручысы Юлия Краснова булган. Алар Запорожье өлкәсенә һуманитар ярдәм илтеп кайтып барган. Кыйпылчыклар машина түбәсенә, рульгә, кузовка эләккән.
— Без куркып та өлгермәдек, бар нәрсә дә шулкадәр тиз булды, адреналин кичердек. Шөкер, туп-туры безгә эләкмәде, читләтеп узды. Берсе дә җитди яраланмады. Сыдырылган урыннар гына бар, — дип сөйләгән Краснова.
- Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
- Русиядә "өлешчә мобилизация" 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителде.
- 2022 елда Башкортстанда хакимияте Шәйморатов, Доставалов, Салават Юлаев исемендәге батальоннарга ирләрне туплап Украинага сугышка җибәрде. 2023 елның язында Башкортстан хакимияте сугышка тагын "Ватан", "Төньяк амурлар", Даян Мурзин исемендәге батальоннарны юллады. Августта 2 мең 500 сугышчыдан торган "Башкортстан" исемле мотоукчылар батальоны тупланды, алар да сугышка җибәрелде.
- Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
- Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2228, Башкортстаннан — кимендә 2673 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум