Катар арадашчылыгы ярдәмендә Украина белән Русия арасындагы августта Доха шәһәрендә узарга тиешле яшерен сөйләшүләр, украин кораллы көчләренең Курскига һөҗүм итүе сәбәпле, билгесез вакытка кичектерелгән. Бу хакта сөйләшүләр турында белгән рәсми затларга сылтанып, The Washington Post яза.
Сөйләшүләр вакытында тарафлар делегацияләре энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне туктату турында фикер алышырга ниятләгәннәр. Бу утны өлешчә туктатып торуга тиң булыр иде дип саный WP. Очрашуда катнашырга тиеш булган кешеләр әлеге сөйләшүләр киләчәктә сугышны туктату килешүенә дә китерер дип өметләнгән.
Әмма, вазгыятьне белгән аноним дипломатлар белдерүенчә, украин кораллы көчләренең Курски өлкәсенә һөҗүменнән соң Русия делегациясе очрашуны кичектергән һәм Киев гамәлләрен "эскалация" дип атаган.
Русия "сөйләшүләрне бөтенләй булмый димәде, безгә вакыт бирегез, диде", дип әйткән газет чыганакларының берсе. Икенче берсе: "Курскидан соң урысалар баш тартты", дигән.
Украина ягы Дохага үз делегациясен барыбер җибәрергә әзер булса да, Катар бер яклы сөйләшүләр уздырырга ризалашмаган.
Украина президенты офисында Дохадагы саммит "Якын Көнчыгыштагы вазгыять сәбәпле" кичектерелде дип белдергән The Washington Post-ка. Ул видеоконференция форматында 22 августта узачак дигән.
Кремльдә һәм Ак йортта аңлатма бирүдән баш тартканнар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум