Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Хизб ут-Тәхрир» эше нигезендә унөч ел  төрмәгә хөкем ителгән кырымтатар колониядәге басым турында сөйләде 


Сервер Зекирьяев
Сервер Зекирьяев

"Хизб ут-Тахрир"нең икенче Бакчасарай эше нигезендә унөч елга хөкем ителгән кырымтатар Сервер Зекирьяев Тула өлкәсенең 1нче санлы колониясендәге шартларга зарланды. Бу хакта, тоткынның хатыны Зарема Зекирьяева сүзләренә таянып, "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

2023 елның февраленнән Зекирьяевны даими рәвештә штраф изоляторы (ШИЗО) һәм камера төрендәге бүлмәгә (ПКТ) утырталар, шулай ук аңа кырыс режим шартлары (СУС) билгелиләр. Сәбәпләрен беркем дә аңлатмый, Җәзаларны үтәтү (ФСИН) хезмәткәрләренең берсе генә аны "алып барган тормыш рәвеше өчен" ПКТ камерасына җибәргәннәрен әйтә.

Зекиряевны башка колониягә күчерү мөрәҗәгате кире кагыла. Тоткынның бүлмәсендә берничә тапкыр тентү уздырыла, ул вакытта колония хезмәткәрләре "Эт вальсы"н кабыза.

Зекирьяев сәламәтлеге күзгә күренеп начарлануын җиткергән. Аның сулыш алу һәм йөрәк-кан тамырлары белән проблемнар башланган. Шулай ук тоткын ашаудан һәм физик күнекмәләрдән соң күбекләп косудан, тамагында ачы тоюдан һәм даими баш әйләнүләрдән интегүен әйткән.

Хатынына ул үзе утырган ПКТ бүлмәсендә канализациядән килүче аммиак исе торуын сөйләгән. Моңа кадәр Зекирьяевны сигез айга якын мунча һавасын суыручы торба чыгып торган камерада тоткан булганнар – бүлмәдә вакыт-вакыт югары дымлылык һәм юынтык исе сизелә торган булган.

Бер ел буе тоткынның хатларын туганнарына тапшырмаганнар. Ул үзенә адвокат җибәрүләрен сорап язган булган. Хатыны әйтүенчә, аларга килеп җитә алган хатларда бу үтенеч сызып атылган булган. ФСИН хезмәткәрләре берничә тапкыр Зекирьяевның адвокаты белән һәм кеше хокуклары омбудсмены белән элемтәгә керү мөрәҗәгатен кире каккан.

Тоткын сөйләвенчә, аңа матбугатка язылырга ирек бирмиләр, ә колония җитәкчелеге үзе бирергә тиешле форма өчен акчаны аның шәхси хисабыннан алып калган. Колониягә килү белән аннан дини китапларны, шул исәптән Корьәнне дә тартып алганнар, ә ШИЗОга утыртканнан соң туганнары җибәргән 18 меңлек ашамлыкларын һәм әйберләрен алып буш сумкасын гына кайтарганнар. Шулай ук ул элек өч ай эшләгән тегү цехына эшкә кайтырга рөхсәт итмәгәннәр, сәбәбен дә аңлатмаганнар. Зекирьяевның шикаятьләренә ФСИН хезмәткәрләре бер мәртәбә дә җавап бирмәгән.

Кырымтатарын ПКТда тотулары гыйнварда билгеле булды. Ул вакытта аңа гаиләсе белән озак вакытлы күрешү рөхсәт ителмәде.

"Безгә тагын аның камера тибындагы махсус бүлмәдә утыруын сәбәп итеп озак вакытлы күрешү бирүдән баш тарттылар. Инде ел ярымнан артык без үзебезнең якын кешебезне ишетә дә, күрә әә алмыйбыз. Хатлар аша гына аралашабыз, анысы да – цензор ныклап тикшергәннән соң гына", дип сөйли Зекирьяева.

Соңгы тапкыр ир туганнары белән 2023 елның сентябрендә күрешә алган.

Эзәрлекләүләргә кадәр Зекирьяев физкультура укытучысы булып эшләгән һәм чәчәк үстерү белән шөгөльләнгән, аның 13 баласы бар.

17 августта Зекирьяевның хатыны аны колониядә газарлауларыр хәбәр итте. Бу хакта "Крым. Реалии" яза.

"Ул тәүлек буена лагерьның гомуми канализация системыннан чыккан көчле газларны сулый. Барыннан да ныграк ул төннәрен интегә. Ул дүртәр тәүлек йоклый алмый ята... Ул инде рухи һәм физик яктан йончыган", — дип яза Зарема Зекирьяева үзенең Facebook битендә.

Хатыны сүзләренчә, июнь башында тоткын камерага керүдән баш тарткан һәм нормаль шартлар сораган, шуннан соң аны куркыта башлаганнар. "9 июльдә ул бөтен камерага „сез нигә мине газаплыйсыз" дип кычкыра башлый, әмма хезмәткәрләр җилкә сикертә яки „белмибез" ди, яки "догаларыңны укы, без сиңа берничек тә ярдәм итә алмыйбыз" диләр, – дип сөйли Зекирьяева.

Зекирьяева Русия органнарына шикаятьләр тапшыра, әмма аңа "Серверның барысы да яхшы һәманың яшәү шартлары анда торыр өчен ярыйсы" дигән җавап килә.

"Хизб ут-Тәхрир"нең икенче Бакчасарай эшен 2017нең октябрендә ачтылар. Кырым татарларында уздырган тентүләрдән соң Сервер Зекирьяевны, башкалар белән бергә, сак астына алдылар. 2020 елда әлеге эш фигурантларын 13 елдан 19 елгача мөддәтләргә хөкем иттеләр. Зекирьяевны, террорчы оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләп (Русия җинаять кодексының 205.5 маддәсенең икечне өлеше), 13 елга кырыс шартлы колония шартларына хөкем иттеләр. "Мемориал" хокук яклау үзәге "Хизб ут-Тәхрир"нең икенче Бакчасарай эше фигурантларын сәяси тоткыннар дип таныды.

  • "Хизб ут-Тәхрир" ислам фиркасен Русиядә террор оешмасы дип таныдылар. Аның әгъзаларын гаепләп реаль мөддәтләргә утырталар, бу гаепләүләрнең нигезендә аларның фатирларда очрашуы, дини әдәбият укулары әһм яңа әгъзалар китерүе тора. "Поддержка политзаключенных. Мемориал" проекты фикеренчә, әлеге фирканең Русиядә "террористик" дип танылуы кануни түгел. "Сова" тикшерү үзәге фирканең тыелуы нигезсез түгел, шулай да аның әгъзаларының, террорчылыкка кагылышлы башка төр җинаятьләрдә гаепләүләргә урын булмаган көенә, бу фиркагә катнашы булганы өчен генә эзәрлекләнүләре еш кына пропорциональ булмаган кырыс җәзаларга китерә дип саный.
  • "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проектының 2023 елның 12 октябренә булган мәгълүматларына караганда, "Хизб ут-Тәһрир аль-Ислами"га бәйле рәвештә кимендә 380 кеше эзәрлекләнә, аларның 25е эзләүгә бирелгән. Кимендә 271 кеше хөкем ителгән, алырның 115е 15 елдан артык колония шартларына хөкем ителгән. "Мемориал" проекты "Хизб ут-Тәһрир аль-Ислами"га кагылышлы җәмгысы 289 кешене сәяси тоткын дип атый, 50се хөкем җәзасын үтәгәннән соң азат ителде, берсе вафат.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG