Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина кораллы көчләре Курски өлкәсендәге тагын бер күперне җимергән


Бу хакта генерал-лейтенант Николай Олещук хәбәр итте.

Русия һәм Украина телеграм каналлары мәгълүматларына караганда, бу Глушковский районының Званное авылындагы Сейм елгасы аша салынган күпер. Ул Русия армиясен кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен кулланыла иде.

Олещук постында әйтелгәнчә, Украина кораллы көчләре Русия армиясен "төгәл һава һөҗүмнәре" белән "логистик мөмкинлекләрдән" мәхрүм итә. Ул һөҗүм видеосын чыгарды. Анда шартлау һәм юл өслегендәге тишекне күреп була.

Глушковский районында, Русия армиясе кирәк-яраклар өчен куллана торган өч күпернең соңгысы гына калды. Ул Карыж авылында урнашкан.

16 август көнне Украина кораллы көчләре Сейм елгасы аша салынган икенче күперне җимергән иде.

Русия ягы әлегә күпергә һөҗүм хәбәрен шәрехләмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG