Кайнар хәбәр

30 августтан Казан метросына "йөз белән түләп" кереп булачак

Казан метросы
Казан метросы

Кытайда биометрияне киң куллану халык контролен арттыру өчен кулланыла дип яза кайбер басмалар. 

30 август көнне, Татарстан суверенитеты көнендә Казан метрополитенында FacePay дип аталган систем эшли башлаячак. Ул кешеләрнең биометрия мәгълүматын кулланачак. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып "БИЗНЕС Online"хәбәр итә.

Татарстан башкаласы Русия транспорт министрлыгының "Юлчының яшел дигитальләшкән юлы" дип аталган проектында беренче сынау шәһәре булачак. Бу проект кысаларында миллионнан артык кеше яши торган Русиянең барлык шәһәрләрендә җәмәгать транспортында биометрия тикшерүе урнаштырылырга планлаштырыла.

Элегрәк юл хакы өчен биометрия ярдәмендә түләү системын сынау рәвешендә 1 апрельдән, тулысынча 1 июньнән кертергә теләгәннәр. Әмма финанслау чыганагын таба алмау сәбәпле, проект кичектерелде.

Җиһазлауны һәм тиешле програмнарны Татарстанның Inoface IT-ширкәте урнаштыра. Ул элегрәк Ак Барс банкы, Госзнак, мәктәпләр өчен йөзне тану технологияләрен булдырган иде. Хәзерге вакытта җиһазлар Кремль, Тукай мәйданы, Сукно бистәсе станцияләрендә урнаштырыла диелә.

Азатлык Казанга биометрия ярдәмендә түләтү системын кертү омтылышы турында элегрәк язган иде. Русия түрәләре моны җайлылык белән аңлата.

"Поездга утырганда биометрияне куллану чиратларны кыскартырга булышачак, поездда эшләүчеләр кеше турында белешмәләрне кулдан кертү өчен вакыт әрәм итмәячәк. Шулай ук биометрия белән тикшерү кәгазь документларны онытканда яки югалтканда да булыша ала", дип белдергәннәр иде Биометрик технологияләр үзәгендә.

  • Русиянең төрле төбәкләренә, төрле өлкәләрдә йөзләрне тану, биометрик паспортлар һәм башка төрле дигитал алымнар кертелеп килә.
  • Узган елны Уфада күзәтү камералары аша йөзләрне тану биометрик системы кертергә ниятлиләр. Казанда да "Имин шәһәр" програмы кысаларында видеокүзәтү камералары арттырылачагы хәбәр ителгән иде.
  • Бу башлангыч Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге хәлләргә дә охшаш. Көнбатыш басмалары Синҗан автоном төбәгендә халык өстеннән даими контрольне арттыру өчен заманча технологияләр кулланылуы турында тикшерүләр уздырып аны бәян иткән иде.
  • Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган. Күп урында тимер эзли торган капкалар урнаштырылганы турында элегрәк Азатлыкка Ренат Насыйров та сөйләгән иде.
  • Кытай хакимияте заманча техниканы куллануны арттыру җәмгыять иминлеге өчен кирәк дип аңлата. Төп максаты – мөселманнарны өркетү хакында ләм-мим. Ә Кытайга барган чит ил вәкилләре җирле халык шул кадәр куркытылган хәтта урамда да бер-берсе белән аралашудан курка дип әйтә.

    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
​
XS
SM
MD
LG