Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда илкүләм проектларны тормышка ашырганда меңләп канун бозу ачыкланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

379 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

2024 елның яртыеллыгында Башкортстанда федераль илкүләм проектларны тормышка ашырганда 13 җинаять эше ачылган. Бу хакта Башкортстан прокуратурасы хәбәр итә.

Барлыгы меңнән артык канун бозу ачыкланган. Җинаять эшеннән тыш, 379 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Хәзерге вакытта мәхкәмәләрдә 222 гариза кертелгән.

Күпчелек канун бозулар дәүләт ихтыяҗы өчен сатып-алулар вакытында, төзелешнең сыйфатлы һәм вакытында башкарылмавында ачыкланган, диелә.

Салават шәһәре һәм Аскын районында хезмәт базарында киеренкелекне киметү өчен бүленгән бюджет акчаларын үзләштерүдә гаепләп җинаять эше ачылган.

Уфа шәһәрендә дә спорт корылмасы төзелешендә федераль акчаларны үзләштеүдә шикләнәләр.

Моңа кадәр Башкортстан хөкүмәте илкүләм проектлар кысаларында Башкортстанга бүленгән финанслар бер ел эчендә 26,2 млрд сумнан 40,4 млрдка кадәр артты дип белдерде. Бу узган елдан 1,5 тапкырга күбрәк.

Күптән түгел Аскын районында ришвәткә бәйле низаг булды. Федераль акчага төзелгән район хастаханәсенең яңа бинасында 145 млн сум юкка чыгуы әйтелде.

Быел май аенда Башкортстанда транспорт министрын 5 миллион сум ришвәт алуда шикләнеп тоткарланды һәм вазифадан алынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG