Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә балалар өчен "Алиш" театр түгәрәге ачыла


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Түгәрәкнең максаты – сәхнәдә уйнарга өйрәтүдән бигрәк, балаларны татарча сөйләшергә этәрү.

Тел белгече Дилә Сөләйманова балалар өчен татарча театр түгәрәге ача. Әлеге түгәрәк 6 яшьтән 12 яшькәчә балаларга исәпләнгән.

Белгеч фикеренчә, классик тел дәресеннән аермалы буларак, театр уйнау формасы балаларның барысына да кызык.

Кайчандары Дилә ханым үзе укыган Татарстанның Әгерҗе шәһәрендәге Таҗи Гыйззәт исемендәге 3нче санлы мәктәптә мөгаллимә Фәния Сөләйманова укучыларны шулай татар әкиятләрен, пьесаларны сәхнәләштерүдә катнаштыра торган булган. Мәктәптән соң Дилә Сөләймановага чит телләрне өйрәнү дә җиңел бирелгән. Ул Мәскәү дәүләт лингвистика университетында һәм Мәскәү дәүләт университетында югары белем алган. Хәзер, татар һәм рус телләреннән тыш, инглизчә һәм алманча белә, әлеге телләрне укыту методикасын өйрәнә. Бу алымнар татар телен укытканда да отышлы дип саный.

Театраль түгәрәк Мәскәү татарлары тупланып яши торган Бутово районындагы "Бунинские луга" торак комплексында оештырылачак. Бу хакта Русия мөселманнары Диния нәзарәте телеграм каналы хәбәр итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG