Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә VPN-лы роутерларга ихтыяҗ 40%-ка арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу ихтыяҗ YouTube-ны томалау вакыйгалары вакытында арта.

Русиядә алдан VPN урнаштырылган интернет-роутерларын ешрак сатып ала башлаганнар. Июль азагы белән чагыштырганда, августта мондый җиһазларга ихтыяҗ 40%-ка арткан. Бу хакта "Известия" яза.

Басма язуынча, мондый роутерлар сатучылар артса да, аларга бәя дә арткан. Гади җиһаз 2,5 мең сум тирәсе торса, VPN урнаштырылганның бәясе 6 меңгә җитә.

Белгечләр бу ысул YouTube-ны чикләүләрсез карарга мөмкинлек бирә дип саный. Шул ук вакытта, конкрет VPN-ның шәхси мәгълүматы ничек эшкәртелүе сораулар аларда тудыра.

VPN-лы роутерларга ихтыяҗ Русиядә YouTube-ны томалау вакытында арта. Август башыннан YouTube видеохостингы Русиядә начар эшли башлады. Июль уртасында Русиянең иң эре телекоммуникация ширкәте "Ростелеком" илдә Youtube видеохостингы эшендә проблемнар ихтималы турында кисәтте. Элемтә операторына карамастан, Русиядә яшәүчеләр видеоларны әкрен йөкләү һәм видеоларның түбән сыйфаты кебек проблемнарга юлыга ала диелде. Моны ширкәт Google җиһазы – Google Global Cache "деградациясе" белән аңлатты.

Google Русиядә YouTube проблемнарына катнашы булмавын белдерде. "Русиядә кайбер кешеләр Youtube-ка керә алмавы турында хәбәрләр безгә билгеле. Бу ниндидер техник проблемнар яки безнең тарафтан гамәллә түгел", — диелә ширкәт белдерүендә.

7 августта "Медуза" үзенең чыганакларына сылтама белән Русия хакимиятләре YouTube-ның тизлеген секундка 128 кбитка кадәр төшереп акрынайтырга булган дип язды.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, YouTube Кремльне хуплаучы күп кенә каналларны томалады. Ә оппозицион медиа, киресенчә, видеохостингта эшләвен дәвам итә.
  • Путин Украинага каршы сугышы башлагач, Русиядә Facebook, Instagram кебек социаль челтәрләр томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG