Русия Дәүләт думасы депутаты, ил эшләренә чит ил тыкшынун тикшерү комиссиясе башлыгы Василий Пискарев илдә British Council оешмасы һәм Deutsche Welle медиасы эшчәнлеген тыярга тәкъдим итте.
"Британ шурасы" (British Council) оешмасын ул "һуманитар проектлар" белән яшеренеп Русиядә "күзләү эшләнчелеген" алып баруда гаепләде.
Германиянең Deutsche Welle медиасын ул "мәгълүмати диверсантларны тудыруда" һәм "төрле Русиягә каршы медиа акцияләрен оештыруда" гаепләп чыкты.
Депутат бу оешмаларның эшчәнлеген Русиядә тулысынча тыярга кирәк дип саный. Ул бу хакта тәкъдимне Русия баш прокуратурасына җибәрәчәген әйтте.
- Соңгы елларда Русия хакимияте үз сәясәтен хупламаган һәм дәүләт карашыннан үзгә фикер белдергән медиа һәм оешмаларны актив рәвештә тыя, аларны "ят агент", теләнмәгән оешма яки экстремистик җәмгыять дип атый. 2022 елда Украинага каршы сугыш башлаганнан соң бу процесс көчәйде.
- British Council – дөнья буйлап инглиз телен укыту һәм инглиз мәдәниятен популярлаштыручы иҗтимагый оешма. Чыгымнарның бер өлешен Британия хөкүмәте капласа, калган акчаны оешма үзе чаралар үткәрү, уку өчен түләү, түләүле имтиханнар хисабына эшли. Русиядә бу шура 20 елдан артык эшләде, соңгы елларда оешма башта Русиядән китүен игълан итте, соңрак эшчәнлекне Британия илчелегенең Мәдәният һәм мәгариф бүлеге буларак дәвам итте.
- Deutsche Welle – Германиянең табышсыз дәүләт оешмасы. Дистәләгән медиа һәм төрле телләрдәге сайтларны берләштерә. 2022 елның февраленнән аңа Русиядә тапшырулар алып бару тыелган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум