Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Демократик фиркасе рәсми рәвештә Камала Һаррисны президентка намзәт итеп раслады


Камала Һаррис белән Джо Байден
Камала Һаррис белән Джо Байден

Бу раслау АКШ Демократик фиркасенең корылтаенда узды.

Демократлар фиркасенең Чикагода узучы корылтаенда делегатлар Камала Һаррисны рәсми рәвештә фирканең президентлыкка намзәте итеп раслады.

Һаррис үзе бу вакытта корылтайда түгел иде, ул Висконсинда вице-президентка намзәт Тим Уолц белән сайлау алды кампаниясен алып бара. Корылтай делегатларына видеомөрәҗәгатьтә ул бу номинацияне символик рәвештә кабул итте.

— Сезнең намзәт булу безнең өчен зур дәрәҗә. Бу кампания кешеләр фикеренә нигезләнгән. Бергә без алга баруның яңа юлын булдырачакбыз, — диде ул.

Һаррис Демократик фирка корылтаенда әле чыгыш ясарга тиеш дип көтелә, ул җомгага каршы төндә булырга тиеш.

Бу атна Чикагода Демократик фиркасенең корылтае уза, анда 2024 елның ноябрь сайлауларына намзәтләр раслана, фирканең билгеле кешеләре чыгыш ясый. Беренче төндә АКШ президенты Джо Байден, элекке дәүләт сәркатибе Һилари Клинтон чыгыш ясады. Чәршәмбегә каршы төндә корылтайдан АКШның элекке президенты Барак Обама чыгыш ясап, Һарриска теләктәшлек белдерде.

  • АКШта президент сайлаулары 2024 елның 5 ноябрендә узачак.
  • Демократик фиркадән сайлауда хәзерге АКШ президенты Джо Байден катнашасы иде, чөнки Демократик фирка праймеризында ул җиңде. Әмма июнь ахырында 81 яшьлек Байденның Дональд Трамп белән узган беренче дебатлары аның өчен уңышсыз булды. Ул кайбер фикерләрен ахырга кадәр җиткерә алмады, сүзләрне дә бик авыр эзләде, җавапларында буталды.
  • Дебатлардан соң кайбер демократлар һәм фирка тарафлы медиалар аны сайлау кампаниясеннән чыгарга өндәде. Демократларның кайбер иганәчеләре дә Байденның сайлау кампаниясеннән чыкмавы очрагында, акча бирүдән туктаячакларын белдерде. Нәтиҗәдә, Байден сайлау алды кампаниясеннән чыкты һәм Камала Һаррис намзәтен хуплады.
  • Республиканнар фиркасеннән сайлауда АКШның элекке президенты Дональд Трамп катнаша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG